Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 апрель 2018, 16:51

Өмәләрнең нәтиҗәсе күз алдында

Кар эрү белән кыш буе җыелган чүп-чар “баш калкытты”. Тирә-юньне чистарту һәм җыештыру максатында бөтен җирдә өмәләр үткәрелә, анда оешмалар һәм учреждениеләр хезмәткәрләре аеруча зур активлык күрсәтә.

Кар эрү белән кыш буе җыелган чүп-чар “баш калкытты”. Тирә-юньне чистарту һәм җыештыру максатында бөтен җирдә өмәләр үткәрелә, анда оешмалар һәм учреждениеләр хезмәткәрләре аеруча зур активлык күрсәтә. Күпфатирлы яисә аерым йортларда яшәүчеләр дә үз биләмәләрен тәртипкә китерә.
Синоптиклар, ялда яңгырлар көтелә, дигәч, тәүге өмәне узган атна уртасында ук оештырдылар. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә районыбыз үзәге – Языково авылы күзгә күренеп үзгәрде. Алда тагын өмәләр булачак әле, алардан читтә калмыйк, урамнарыбызны чиста һәм тәртиптә тотыйк, дуслар.
Читайте нас: