Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 апрель 2018, 16:37

Фаҗигагә киртә куючылар

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без районның 69 санлы янгын сүндерү бүлегендә булдык. Дүртенче караул дежурда иде. Әле бүлекнең личный составында 22 кеше эшли, башкарган хезмәтләренә намуслы мөнәсәбәттә алар.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без районның 69 санлы янгын сүндерү бүлегендә булдык. Дүртенче караул дежурда иде. Әле бүлекнең личный составында 22 кеше эшли, башкарган хезмәтләренә намуслы мөнәсәбәттә алар. 2007 елдан коллективка Еникеев Илдус Хәмзә улы җитәкчелек итә. Ул караул хезмәтен һәм планлы эшләрне контрольдә тота, һөнәри әзерлек буенча занятиеләр үткәрә.
Бүлектә 4 берәмлек янгын сүндерү техникасы бар. Янгын сүндерү машиналарының икесе даими дежурда тора һәм райондагы барлык янгын урыннарына чыга. Ел башыннан район территориясендә сигез янгын чыккан, биш мунча, берәр йорт, автомобиль һәм абзар янып көлгә әйләнгән.
Фотода бүлек начальнигы И.Еникеев дежур караул белән: Рушан Хәмидуллин — янгын сүндерүче, Илгиз Мәкъсүтов — водитель, Рөстәм Фәткуллин — караул начальнигы. Аларның һәркайсының үз вазыйфалары бар, әмма, шулай да, иң мөһим һәм уртак бурычлары — кеше гомерен саклап калу, ә моны алар яхшы үти.
Ирина МАКСИМОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: