Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 апрель 2018, 16:49

Коры үләнгә ут төртмә!

РФ Табигать министрлыгында аңлатуларынча, табигатьтә чыккан янгыннарның барысының да сәбәбе бер – кешеләрнең коры үләнне контрольсез яндыруы. Күпләр коры үләнне яндырсаң, яңасы тизрәк үсә дип уйлый.

РФ Табигать министрлыгында аңлатуларынча, табигатьтә чыккан янгыннарның барысының да сәбәбе бер – кешеләрнең коры үләнне контрольсез яндыруы. Күпләр коры үләнне яндырсаң, яңасы тизрәк үсә дип уйлый.
– Бу ялгышлык! Янгын үткән җирдә үлән, үсемлек орлыклары җир өстендә дә, туфракта да һәлак була. Аларның барысы да күпьеллык түгел бит. Күбесе берьеллык һәм алар орлык белән үрчи. Коры үләнне яндырганнан соң тугайларда, урманнарда үсемлек һәм хайваннар дөньясының төрлелек составы ярлылана. Бөҗәкләр, керпеләр, кошлар, бакалар, суалчаннар, туфракның файдалы микро-флорасы һәлак була. Туфракның уңдырышлылыгын сизелерлек киметә. Коры үлән кышкы айларда туфракны туңудан саклап торучы җәймә бит ул, – ди белгечләр.
Башкортстанда да янгыннар еш булып тора. 2018 ел башыннан республика буенча ут чыгуның 900ләп очрагы теркәлгән. 70ләп кеше – ут корбаннары. Тагын да шулкадәр кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Республикада янгыннарның өчтән бер өлешендә төп сәбәп – электр приборларын файдалану кагыйдәләрен бозу. Икенче урында – җылыту мичләрен дөрес файдаланмау. Өченчесе – ут белән саксыз эш итү.
Безнең төбәктә урман янгыннарын булдырмауга ныклы игътибар бирелә. Шул максаттан БР Урман хуҗалыгы министрлыгы Белокатай, Иглин, Макаров, Тирлән һәм Яңавыл урманчылык-ларында урман янгыннарын кисәтүгә, сүндерүгә юнәлтелгән биш зона укулары үткәрергә планлаштырган иде. Ул укулар 30 мартта башланды, 10 апрельдә тәмамланды.
Үзеннән-үзе: “Янгыннарны бул-дырмау, һичьюгы аларның санын киметү өчен нишләргә? Нинди чаралар күрергә?” дигән урынлы сораулар туа. Җавап– РФ Исәп палатасы 2017 ел ахырында үткәргән тикшерү нәтиҗәләрендә. Анда акка кара белән болай диелгән: “Русия төбәкләре урман-нарны янгыннардан саклау, янгын сүндерү өчен кирәкле техника һәм җиһазлар белән тәэмин ителмәгән. Әлегә кадәр булган янгын сүндерү инвентаре тузган”. Гражданнар янгынга каршы хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә, урманнарда, тугайларда үзләрен тоту культу-расын сакларга бурычлы.
Урманда ут чыкканны күрсәгез, “Авиалесохрана” урман сагы линиясенә 8-800-100-94-00 теле-фоны буенча шалтыратып хәбәр итәргә киңәш ителә.
Читайте нас: