Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 апрель 2018, 16:48

Бер очкын,ике очкын...

Яз белән табигать, елга-күлләр кенә түгел, күңелләр дә уяна, дәртләнә, каядыр ашкына башлый. Күкрәк тутырып урман һавасы сулыйсы, ял итәсе килә. Ә алда 1 май яллары көтә.

Яз белән табигать, елга-күлләр кенә түгел, күңелләр дә уяна, дәртләнә, каядыр ашкына башлый. Күкрәк тутырып урман һавасы сулыйсы, ял итәсе килә. Ә алда 1 май яллары көтә. Җитмәсә, синоптиклар 1 май бәйрәмнәренә +18, +19 градус җылы вәгъдә итә. Гадәттәгечә, бу көннәрдә урманга ял итәргә чыгарга, учак ягып, шашлык кыздырырга теләүчеләр табылачак. Сүз дә юк, кайсыбер адәмнәрнең гамьсезлеге, игътибар-сызлыгы, ут белән саксыз кылануы ут чыгуга сәбәп булырга мөмкин. “Ут белән шаярмагыз! Уттан сак булыгыз!” дип һәрдаим кисәтеп торсак та, бик таманга туры килүче темаларның берсе бу. Быел 3 апрельгә 5 тыюлык террито-риясендә табигатьтә янгын чыгу-ның 9 очрагы теркәлгән. 7,2 мең гектар җирне ут ялмап үткән, шул исәптән урман янгыннары – 331,7 гектарда.
Читайте нас: