Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 апрель 2018, 18:53

Мин бәхетле!

Матур гадәтне дәвам итеп, шушы көннәрдә Каргалы авылында яшәүче Равил Миңнегәрәй улы Сөндековны 90 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр. Равил ага күпсанлы якыннары һәм туганнарыннан, власть вәкилләреннән котлаулар кабул итте. Район хакимияте башлыгы исеменнән аны социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасар Вахит Кадыйров котлады.

Матур гадәтне дәвам итеп, шушы көннәрдә Каргалы авылында яшәүче Равил Миңнегәрәй улы Сөндековны 90 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр. Равил ага күпсанлы якыннары һәм туганнарыннан, власть вәкилләреннән котлаулар кабул итте. Район хакимияте башлыгы исеменнән аны социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасар Вахит Кадыйров котлады. Вахит Шифа улы юбилярга үз вакытында озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы теләде һәм Русия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Равил Миңнегәрәй улы елларга бирешергә уйламый әле. Хәтеренә дә зарланмый, безнең белән үткәннәрен, туган колхозына багышлаган хезмәт юлын, мәшәкатьләр тулы гаилә тормышын, гомеренең иң бәхетле һәм шатлыклы чорларын искә төшереп утырды.
Равил Сөндеков – сугыш чоры баласы. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 13 яшь була. Тылдагы тормыш авырлыклары нәкъ аның кебек үсмерләр иңенә төшә дә инде. Әтисе Миңнегәрәй Ризван улын тәүге көннәрдә үк сугышка алалар. Соңыннан абыйсына да повестка килә. Авылда ир-егетләр калмый диярлек. Шулай итеп, 13 яшьлек Равил колхоз эшенә чыга. Бәләкәймен әле дип, эшнең җиңелен эзләр чак түгел. Шул көннән аның хезмәт стажы исәпләнә башлый да инде. Механизатор, трактор бригадасы җитәкчесе булып та эшли, МТМ мөдире, механик, бүлекчә управляющие да була. Һәм һәрвакыт җаваплы эшләр башкара, эш уртасында кайный. Кешеләр белән уртак тел таба белә, үзе ничек тырышып эшләсә, башкалардан да шуны ук таләп итә.
— Ничек кенә таләпчән булсам да, кешеләрнең күңеле кителерлек авыр сүз дәшмәдем, һәркемгә илтифатлы булдым, шуңа бүген хатирәләр йомгагын тыныч күңел белән сүтәм, үткәннәрем үкенерлек түгел, — ди Равил Миңнегәрәй улы.
Авылдашлары да Равил ага турында яхшы фикердә, аның үрнәкле гаилә башлыгы булуын билгелиләр. Хатыны Тәсфия апа белән 61 ел тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып атлаганнар. Биш балалары бар. Әти-әниләренә охшап, алар да төрле тармакта уңышлы эшли. Тик шунысы, кадерле җәмәгатенә бу көннәргә кадәр яшәү насыйп булмаган. Аның бакыйлыкка күчүенә өч ел икән.
— Пар канатын – әниебезне югалткач, әтиебез шактый биреште, — ди юбилярның кече кызы Эльмира. — Без, үз чиратыбызда, булдыра алганча тормышын ямьләндерергә, берүзен калдырмаска тырышабыз. Без булмаганда әтине ике туган апабыз Рида карап тора.
Равил ага үзен бәхетлемен дип саный һәм язмышыннан канәгать: Ходай Тәгалә үзен ярты сүздән аңлап торган хатын биргән, “әти” дип өзелеп торган кайгыртучан балалары бар, оныклар бәхете күрергә насыйп иткән.
Айсылу ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: