Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 апрель 2018, 17:15

Гәзитнең яшьтәшләрен эзлибез!

1935, ягъни район гәзите дөнья күрә башлаган елда туучылар районда ничәү икән — шуны беләсебез килә. Алар — хөрмәткә лаек тыл эшчәннәре, сугыштан соң халык хуҗалыгын аякка бастырган, авыр вакытларны кичергән кешеләр. Алар өчен без махсус бүләкләр әзерләдек. 1935 елда туучылар, сез кайда?

1935, ягъни район гәзите дөнья күрә башлаган елда туучылар районда ничәү икән — шуны беләсебез килә. Алар — хөрмәткә лаек тыл эшчәннәре, сугыштан соң халык хуҗалыгын аякка бастырган, авыр вакытларны кичергән кешеләр. Алар өчен без махсус бүләкләр әзерләдек. 1935 елда туучылар, сез кайда? Гәзит укучылар белән истәлекләрегезне уртаклашыгыз, мөмкинлек булса, гаилә архивыннан фотографияләр китерсәгез дә була. Әлбәттә, сез өлкән яшьтәсез, димәк, үзегез турында сөйләп бармыйсыз, еш кына тыйнаксыз, шуңа, бу эшкә балаларыгызны һәм оныкларыгызны җәлеп итәргә чакырабыз.
Гәзитнең туган көне 18 март. Сезнеке дә шулаймы? Без сезнең белән танышырга һәм гәзит укучыларга күрсәтергә, танытырга бик шат булачакбыз. Редакциягә фотографиягезне һәм үзегез турында кыскача бәян җибәрегез, шулай ук район гәзитен кайчаннан бирле алдыруыгызны, анда нәрсәнең аеруча ошавын язып салыгыз.
Мөгаен, кемнәрдәдер район гәзитенең 20, 30 ел элек басылган саннары саклангандыр. Аларның сездә ни өчен саклануын языгыз һәм безгә алып килегез. Гәзитебезнең иң элекке сан хуҗасын бүләк көтә.
Хат-хәбәрләрегезне “Бәйләнештә” сайтында (https://vk.com/blagovarskievesti), [email protected] электрон почтада яисә 452740, Благовар районы, Языково авылы, Пушкин урамы, 22 адресы буенча көтәбез, конвертка яисә хатка “Кире бәйләнеш” тамгасын куярга онытмагыз. Безнең белән шулай ук 89273084471 телефон саннарына тоташкан WhatsApp кушымтасы аша да элемтәгә чыгарга мөмкин. Үзегезне редакциядә күрергә аеруча шатбыз! Языгыз! Шалтыратыгыз! Килегез!
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: