Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 апрель 2018, 17:21

“Бергә 1000 яшь” акциясендә катнашырга чакырабыз

Башкортстан Республикасында өлкән буын белән эшләү буенча ресурс үзәге олы яшьтәгеләр белән эшләүчеләрне “Бергә 1000 яшь” мәгълүмат акциясендә катнашырга чакыра.

Башкортстан Республикасында өлкән буын белән эшләү буенча ресурс үзәге олы яшьтәгеләр белән эшләүчеләрне “Бергә 1000 яшь” мәгълүмат акциясендә катнашырга чакыра.
Акциянең асылы нидә? Өлкән яшьтәге танышларыгыз (туганнарыгыз, күршеләрегез һ.б) турында мәгълүмат җыегыз, үзләренең истәлекләре, тәҗрибәләре, теләкләре һәм белемнәре белән уртаклашсыннар. Аларның тормышта зур уңышларга, җиңүләргә ирешү-ирешмәве бөтенләй мөһим түгел. Өлкән яшьтәге һәркемнең тарихы кыйммәтле һәм кабатланмас!
Теләге булган һәркем: студентлар, мәктәп укучылары, пенсионерлар, коммерциягә карамаган оешмалар, мәктәпләр, китапханәләр, клублар, теләсә нинди җәмәгать оешмалары катнаша ала. Геройларның фотографияләре белән берничә минутлык видео яисә бәян текстын юллагыз. Материалга герой турында мәгълүмат (исем-шәрифләре, яше, яшәгән урыны, һөнәре) беркетегез. Бу материалларны [email protected] электрон адресына җибәрергә яисә Уфа шәһәре, Ленин урамы, 61 адресы буенча “Белем” Русия җәмгыятенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең яңа офисына китерергә кирәк. Артабан аларны социаль челтәрләрдә “таратачаклар”, һәм моңа кадәр бик азларга гына таныш булган әби-бабайларны бик күпләр беләчәк.
БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас: