Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 апрель 2018, 18:50

Аделина – призер!

Бөтенрусия олимпиадалары – белем бирү системасында сәләтле укучылар белән эшләү буенча ел саен үткәрелүче күмәк чара. Әлеге система төп гомум һәм урта гомум белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт, муниципаль һәм дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләрендә белем алучыларга тәгаенләнгән 24 фән олимпиадасын үз эченә ала.

Бөтенрусия олимпиадалары – белем бирү системасында сәләтле укучылар белән эшләү буенча ел саен үткәрелүче күмәк чара. Әлеге система төп гомум һәм урта гомум белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт, муниципаль һәм дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләрендә белем алучыларга тәгаенләнгән 24 фән олимпиадасын үз эченә ала. Олимпиада уку елы дәвамында сентябрьдән майга кадәр билгеләнгән вакытларда үткәрелә һәм мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау этапларыннан тора.
Узган елның декабрендә район интеллектуаллары өчен Бөтенрусия олимпиадасының муниципаль этабы төгәлләнде. Төбәк этабына безнең районнан 9 фән буенча 17 укучы чакырылган иде. Алты мәктәп укучылары үзләренең белем учагы һәм район намусын яклады. Языково урта мәктәбенең 11 класс укучысы Аделина Абдулхакова әдәбият буенча Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабы призеры исемен яулады. Аделина яхшы хәзерлекле булуын, теоретик материалны әйбәт белүен һәм практикада куллана алуын күрсәтте.
Укучының сәләтен күрә һәм ача белү — рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Венера Рифхәт кызының тырышлык нәтиҗәсе. Аделинаны һәм аның җитәкчесен әлеге җиңү уңаеннан кайнар котлыйбыз! Артабан да иҗади уңышлар телибез.
Светлана САФИНА, мәгариф бүлеге методисты.
Читайте нас: