Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 апрель 2018, 11:22

Төрлесеннән кыскача

Кемероводагы фаҗигадән соң район оешмаларында һәм учреждениеләрендә янгын хәвефсезлеге буенча профилактик эш көчәйтелде. Тиешле ведомстволар, барыннан элек, мәгариф учреждениеләрендә һәм дәваханәләрдә янгын хәвефсезлеге торышын тикшерәчәк.

Русиянең Генеральный прокуратурасы боерыгы буенча республикада кешеләр күп була торган урыннарда, иң беренче чиратта, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә тикшерүләр башланды.
Район хакимиятендә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибендә җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү, теракт хәвефен ачыклау һәм искәртү мәсьәләләре тикшерелде.
Гаилә сәясәте буенча координацион советның беренче утырышы үткәрелде. Аның йомгаклары буенча ведомствоара эшче төркем һәм авыл биләмәләрендә территориаль эшче төркемнәр төзергә, ведомствоара эшче төркем составын расларга, Гаилә сәясәте буенча координацион советның 2018 елга эш планын үти башларга карар ителде.
Читайте нас: