Бөтен эшкә маһир оста куллы хуҗабикәләр гаилә учагын җил-яңгыр тидерми саклыйлар. Аларның йортларында һәрчак нур сирпелеп тора, якты, ямьле, кайчан барсаң, өстәлләре сый-нигъмәт белән тулы. Үзәк район китапханәсендә оештырылган “Тылсымлы җеп” I район күргәзмә-конкурсы вакытында да бу уңганнар шундый ук йорттагыча атмосфера тудырды. 6 мартта конкурска йомгак ясадылар. Зал оста куллы гүзәл затларның эшләре белән матур итеп бизәлгән. Төрле төстәге җепләр, тасмалар, сәйлән кулланып кулдан чигелгән 75 картинадан торган зур күргәзмәдән карашны аерырлык түгел. 28 февральдән 5 мартка кадәр китапханәгә килүчеләр әлеге матурлыкка сокланып туя алмады һәм кайсыларының иң-иңе булуын билгеләде. Комплектлау һәм эшкәртү бүлеге мөдире, “Тылсымлы элмәк” клубы җитәкчесе Резида Ризванова әйтүенчә, конкурс эшләре берсе икенчесенә ошамаган, остабикәләр аларны һәрбер элмәккә күңел җылысын салып башкарган.
Иҗат һәм кул эшләре өлкәсендә үзләре дә югары осталыкка ия Туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Р.Мостаева, Э.Шакирова, Л.Сибәгатуллина, Языково урта мәктәбенең технология укытучысы Л.Нугаевадан торган жюри эшләр арасыннан иң яхшыларын бик озак сайлаган.
Конкурста катнашучы хатын-кызларны кояшлы бәйрәм – 8 март алдыннан бүләкләделәр. Алар китапханәнең кунакчыл залында бәйрәм табыны артында җыелды. Чара “Служебный роман” кинофильмыннан музыка белән башланып китте, алып баручы Марина Кувшинова җыелучыларны гүзәллек һәм яз бәйрәме белән җылы котлады. Үзешчән сәнгать артистлары концерт номерлары бүләк итте. Менә бүләкләү минутлары да җитте. Жюри әгъзасы Раушания Мостаева конкурс эшләрен бәяләүне аларга ышанып тапшырулары өчен рәхмәт әйтте һәм бу эшкә бик җаваплы карауларын белдерде. Берничә номинациядә: чигелгән пейзаж, натюрморт, архитектура, чәчкәләр, сәйлән белән, тоташ чигү – өчәр җиңүчене билгеләделәр... Гран-при конкурска тугыз (!) эш җибәргән Иске Сынны авылында яшәүче Гүзәл Исхаковага тапшырылды. Дарья Ибраһимова тамашачы сөюе бүләгенә лаек булды. Җиңүчеләргә бүләкләр “Эдвис” уку-методик үзәге ярдәмендә әзерләнгән.
Әлфия Хөснулла кызы Гаделшинаның да берничә эше катнашкан. Төсләрне оста сайлавы һәм урынлы куллануы аның картинасындагы мәчеткә тагын да зуррак мәгънә бирә, рухи җылылык өсти. Әлфия Хөснулла кызы пенсиягә чыкканчы Языково мәктәбендә технология дәресләрен алып барды, үзенең бай белем һәм осталыгын укучыларга тапшырды, кызларны яхшы хуҗабикә булырга һәм нинди генә эшкә тотынсалар да, аны күңел салып башкарырга өйрәтте.