Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 март 2018, 11:19

Ташландык биналарда нинди хәвеф яшеренгән?

Яз җитү белән хуҗасыз, файдаланылмый яткан, иске, авария хәлендәге, яшәү өчен яраксыз дип табылган төзелешләрдә янгын чыгу хәвефе арта.

Яз җитү белән хуҗасыз, файдаланылмый яткан, иске, авария хәлендәге, яшәү өчен яраксыз дип табылган төзелешләрдә янгын чыгу хәвефе арта. Мондый урыннарда балалар уеннар оештыра, йорт-җире булмаган кешеләр кунып чыга, шунда ук эчеп күңел ача. Һәм еш кына шунда балаларның ут белән шаяруы, исерекләрнең яткан килеш тәмәке тартуы, аны сүндерми ташлавы янгын чыгуга сәбәп була. Алай гына да түгел, шушы ук гаеплеләр ут корбанына әйләнә.
Шуның ише фаҗигале хәлләргә юл куймас өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әлеге объектларда һәм мәгълүм категория кешеләр арасында искәртү эшләре алып бара. Мәсәлән, Дәүләкән районара күзәтү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре тиешле ведомстволар һәм учреждениеләр, урындагы үзидарә органнары белән берлектә искәртү эшләре үткәрә һәм ташландык биналарны ачыклау һәм сүтү буенча тәкъдим юллый. Мондый эшнең төп максаты – ташландык һәм файдаланылмаган биналарда янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозуга юл куймау. Еш кына үзләренең яраксызга әйләнгән милке белән кызыксынмаган хуҗаларны да очратырга туры килә. Ә бит шунда янгын чыга-нитә калса, ялкын телләренең янәшәдә урнашкан төзелешләргә дә күчүе ихтимал.
Дәүләкән районара күзәтү эшчәнлеге бүлеге исегезгә төшерә: “Русия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләре” таләпләренә ярашлы, торак пунктлар, коммерциягә карамаган бакча яисә дача берләшмәләре чикләрендә урнашкан җир участоклары хуҗалары (җир участоклары милекчеләре, җирдән файдаланучылар, җир участогын арендага алучылар) регуляр рәвештә үз биләмәләрен чүп-чардан тазартып торырга, чүп үләннәрен чабарга бурычлы. Әлеге таләпләрне үтәмәү килгән зыян күләменә бәйле рәвештә җаваплылыкка тарттыруга китерә. Шулай ук файдаланылмаган төзелешләре булган гражданнарга анда балалар һәм яшәү урыны булмаган кешеләр үтеп керүне чикләү чарасын күрергә һәм әледән-әле килеп чит кешеләр юклыгын тикшереп торырга киңәш итәбез. Ә иске һәм авария хәлендәге биналарны бөтенләй сүтеп ташларга кирәк. Чөнки аларның, янгын чыгудан тыш, җимерелү куркынычы бар.
Булат ХИСАМОВ, Дәүләкән районара күзәтү эшчәнлеге бүлеге инспекторы, эчке хезмәт майоры.
Читайте нас: