Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 март 2018, 11:29

Озын булсын гомеркәе баланың

Метахроматик лейкодистрофия… Үткән елның июнь аенда Мәләвез шәһәрендә яшәгән 6 яшьлек кыз баланың әнисе нәкъ шушы сүзләрне ишетә. Бу чирнең никадәр мәкерле, үлемечле икәнлеген аңлаган саен, котылгысыз хәлдән, чарасызлыктан өзгәләнгән ана йөрәге ничек түзгән, күпме күз яшьләре түгелгән – без белмибез, инде дошманыңа күрсәтмәсен…

Метахроматик лейкодистрофия… Үткән елның июнь аенда Мәләвез шәһәрендә яшәгән 6 яшьлек кыз баланың әнисе нәкъ шушы сүзләрне ишетә. Бу чирнең никадәр мәкерле, үлемечле икәнлеген аңлаган саен, котылгысыз хәлдән, чарасызлыктан өзгәләнгән ана йөрәге ничек түзгән, күпме күз яшьләре түгелгән – без белмибез, инде дошманыңа күрсәтмәсен…
3 яшьтә аяклары авырта башлагач та, әни кеше чаң кага, тик дәваханәдә табиблар авыруны ачыклый алмый. Баланың сызлануын, хәрәкәтләре үзгәрүен күргән ата-ана Уфада тикшерү үткәрәләр, кызганычка каршы, нәтиҗә булмый – дөрес диагноз куелмый. Тик Мәскәү шәһәрендә Педиатрия фәнни тикшеренү институтында гына мәкерле чир ачыклана. Авыру бик тиз аза, вакытның һәр минуты кадерле. Табиблар ана йөрәген ярырдай карар чыгара: “Авыру дәваланмый. Әгәр өлгерә алсагыз, донор җелеген күчерү (трансплантация костного мозга) буенча операция ясатырга кирәк, әлбәттә, бала өчен бу бик авыр һәм хәвефле!” Ә башка чара юк. Җитмәсә, вакыт та кыса. Күп уйлап тормый, Аделиянең әти-әнисе Мәскәү шәһәрендәге Русия Балалар клиник дәваханәсенә мөрәҗәгать итә. Монда баланы яңадан тикшереп, донор эзли башлыйлар. Өч ай гаилә менә бүген, менә иртәгә операциягә чакыртырлар дигән өмет белән яши, әмма туры килгән донор табылмый һәм клиника баш тарта. Күрәсең, үлемечле генетик авыруның бик тиз көчәюен һәм баш мие күзәнәкләрен үтерүен белгән табиблар, үткән вакыт баланың һәлакәтен якынайтуын аңлап, шулай эшләгәндер.
Гаилә чит ил клиникаларына мөрәжәгать итеп карый һәм Израиль табибларына консультациягә барырга мәҗбүр була. Вакыт – Аделиянең төп дошманы, шуңа күрә әти-әнисе газизләренең язмышын Израиль табибларына ышанып тапшырырга була.
… Хәзерге көндә Аделия йөгерми инде, өлкәннәр ярдәме белән генә йөри, үзе киенә дә алмый… Куллары калтырый, шуңа язуы, рәсем төшерүе дә кыен аңа. Бу бәләкәч кызчык – шулкадәр сөйкемле, матур бала, нурлы йөзе, елмаюы фәрештәне хәтерләтә.
Израильдә операция ясатуга 16291970 сум таләп ителә. Аделия Каюмова гаиләсенең ул кадәр акчасы юк, без тик бергәләп кенә бала гомерен саклап кала алабыз. Ил төкерсә, күл була – мәрхәмәтлек күрсәтик, сабыйга ярдәм кулы сузыйк.
ЯРДӘМ РЕКВИЗИТЛАРЫ:
Карта СБЕРБАНКА 2202200339724393
Алина Зульфатовна (мама)
Карта УРАЛСИБА 2200190571488884 (владелец Кантикова Алина Зульфатовна)
Киви кошелек +79174844672
Яндекс деньги: 410015831417878
Мегафон +79374984525
МТС +79174844672
Билайн +79649610447
SMS на номер 3434 с текстом МЕЛЕУЗЛУЧ (стоимость 50 руб.)
Телефоны для связи:
+79374984525 Кантикова Алина Зульфатовна (мама Аделии)
+79870375309 Каюмов Фанир Фиргатович (папа Аделии)
Читайте нас: