Новоникольский авылында яшәүче Дилә Әхнәф кызы белән Бахыт Набатбай улы Махутовлар, кызлары Әлфия үсеп буй җиткергәч, балалар йортына барып Азалия белән Аликны тәрбиягә ала. Бераздан Даша, Антон һәм Верониканы гаиләле итә. Шулай итеп, мәкалә геройлары зур һәм тату гаилә мәшәкатьләренә чума.
Без Махутовлар гаиләсенә беренче тапкыр алар Верониканы алып кайткач барган идек. Вероника, бәләкәй булуына карамастан, якын кешеләренең хыянәтен берничә тапкыр кичерергә өлгергән һәм шуңа бөтен кешеләргә бик сагаеп карый иде. Хәер, ул гына түгел, башка балалар да үзләреннән зур “уфтанма” арбасын тартып килгән бу йортка. Әмма үткәнендә хәрби хезмәткәр булган Бахыт Набатбай улы белән укытучы Дилә Әхнәф кызы малай-кызлар балалар йортыннан һәм приютлардан тагып чыккан диагноз һәм ярлыклар белән бер дә ризалашырга теләми, дәваханә тупсасын таптый торгач, беразын “юк итүгә” ирешә.
Без барганда Дилә Әхнәф кызы белән балалар мәктәптән кайтып җитмәгән иде. Ә Бахыт Набатбай улы казан тутырып төшке аш пешерә, янында бәләкәчләре Антон белән Вероника уйнап йөри.
— Балаларны тәрбияләү һәм карау белән күбрәк ирем шөгыльләнә, — дип сөйләде соңыннан хуҗабикә. — Ул кыз-улларыбыз белән уртак телне дә тиз таба, дисциплинаны да каты тота, әмма балалар аның тыштан гына шулай таләпчән булуын гаиләгә килгән беренче көннән үк аңлап алды. Аның янында без үзебезне ышанычлы тоябыз, ныклы терәк-таянычында яшибез. Шул аркада балалар безгә тиз һәм җиңел өйрәнеп киткәндер дә инде.
Махутовлар малай-кызларның бәләкәй генә уңышларын да зур итеп сөйләде, киләчәккә нинди планнар белән яшәүләрен әйтте. Гаилә башлыгы йортта барысына да иркен һәм уңайлы булсын дип төзегән янкормада эчке бизәү эшләрен тизрәк тәмамларга ашыгуын белдерде. Без биредә кайгыртучан һәм аларга сөю-назларын кызганмаган әти белән әни тапкан балалар өчен шатланып утырдык.
Тик аларның да, безнең дә шатлык озакка булмаган икән. Ике айдан Бахыт Набатбай улының каты авырудан вафат булуын ишеттек... Әйе, язмыш кайвакыт, чынлап та, бик аяусыз һәм мәрхәмәтсез... Бу гаиләне белгән һәркем алар белән бергә кайгырды ул көннәрдә. Һәм ирексездән үзләренә-үзләре “Дилә Әхнәф кызы бер ялгызы ул-кызларын ничек карар-тәрбияләр икән? Балаларны яңадан приютка кайтарырмы әллә гаилә дилбегәсенә берүзе идарә итәрме?” дигәнрәк сораулар бирделәр.
— Минем өчен бу һичкөтелмәгән һәм ифрат авыр югалту булды. Тик кайгы утында озак янарга туры килмәде, чөнки балаларның бар өмет-ышанычлары булып мин калдым бит, — ди бүген Дилә Әхнәф кызы, ул кара көннәрне искә алып. — Ниләр генә уйлап бетермәдем мин ул чакта, әмма балаларны яңадан дәүләткә тапшыру уе башыма да килмәде. Өлкән кызым Әлфия, әнием, барлык туганнарым һәм якыннарым да минем уйны хуплады. Ярый әле алар бар, бөтен яклап ярдәм итеп торалар, нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итсәм дә, борып чыгармыйлар.
Дилә Әхнәф кызы мәрхүм ире белән булдырган гаилә традицияләрен дәвам итәргә тырыша. Балалар өчен һәр ял — бәйрәм, аларны ял саен күчтәнәчләр һәм бүләкләр төяп кайтучы Әлфия апалары шулай өйрәтеп бетергән. Туганнары аны ярата, аның белән төрле темага сөйләшергә, серләрен уртаклашырга да мөмкин бит, шуңа кайтуын һәрчак түземсезләнеп көтеп алалар. Һөнәре буенча социаль педагог буларак, Әлфия туганнары белән аралашу нечкәлекләрен яхшы белә. Өй эшләрен тәмамлагач, барысы бергә тышка уйнарга чыгалар, ә кичләрен Махутовлар йорты җыр-моңга күмелә дисәң дә була, һәркем үзенең сәләтен күрсәтергә тырыша. Балалар туган көннәрен дә көтеп ала, бу көнне бергәләшеп бәйрәм табыны әзерлиләр, ә соңыннан күңелле дискотека оештыралар.
Дилә Әхнәф кызы, зур түземлек күрсәтеп, ул-кызларын алдагы тормышларында кирәкле эшләргә өйрәтә: аш-суны бергәләп әзерлиләр, бакчада эшлиләр, мал карыйлар, бәйлиләр һәм тегәләр.
— Ел саен үзебезгә җитәрлек яшелчә-җимеш үстерәбез. Хәтта үзебездән артканын сатабыз да. Былтыр орлык суганыннан әйбәт кенә табыш алдык. Тырышлыгыбыз бушка булмады, балаларның һәркайсының велосипеды бар хәзер. Моңа кадәр хуҗалыкта кәҗәләр генә асрый идек, күптән түгел Языководагы Покров гыйбадәтханәсе безгә сыер сатып алып бирде. Кызлар сыер саварга да өйрәнде инде, — дип сөйли әңгәмәдәшем. — Күз тимәсен, балалар барысы да тыңчыл, хезмәтне ярата һәм, иң мөһиме, яхшылыкны аңлый, рәхмәтле була беләләр. Дөрес, бөтен нәрсә дә шома гына бармый инде. Кемдер сәламәтлек торышы буенча укуда артта кала, кемгәдер җәмгыятьтә җайлашуы авыр. Шуңа сәламәтлекләрендә һәм тәртипләрендәге кимчелекләрне бетерү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышам һәм, ул-кызларым яхшы кешеләр булып үсәрләр, тормышта үз урыннарын табарлар, дип ышанам.