Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 март 2018, 19:23

Юбилейга бездән өлеш

Первомайский авылының “Чыршыкай” балалар бакчасында үткәрелгән “Башкортстан — газиз туган җирем” дип аталган чара республикабызның 100 еллыгына багышланды.

Первомайский авылының “Чыршыкай” балалар бакчасында үткәрелгән “Башкортстан — газиз туган җирем” дип аталган чара республикабызның 100 еллыгына багышланды.
Музыка җитәкчесе Елена Васильевна Моисеева төзегән сценарий буенча әзерләнгән тантанада урта һәм өлкән әзерлек төркеменә йөрүчеләр катнашты. Алар башкорт һәм рус биюләрен биеде, Башкортстан турында җырлар башкарды, төрле милли уеннарда катнашты (“ат эчерделәр”, “тирмә куйдылар” һ.б.).
Чараны алып баручылар — тәрбиячеләр Алена Дмитриевна Салаватова һәм Гөлназ Фәнүз кызы Кузьмина бәйрәмнең килеп чыгу тарихын, Урал турында риваять сөйләде, бу вакытта проекторда иллюстрацияләр күрсәтелде. Бәйрәмне әзерләүдә әти-әниләр дә актив катнашты: һәр балага башкорт һәм рус костюмнары әзерләделәр, башкорт милли ризыклары, чәк-чәк, кыстыбый, өчпочмак пешерделәр.
Эльвира Галимова, “Чыршыкай” балалар бакчасы мөдире.
Читайте нас: