Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 март 2018, 19:12

Туган телем, никадәр матур син!

21 февраль — Халыкара туган телләр көне, ул мәдәни һәм телләр күптөрлелегенә, күптеллелеккә ярдәм күрсәтү йөзеннән 2000нче елның февраленнән ел саен үткәрелә. Бу көнне Ульяновск балалар китапларына ярдәм фонды тарафыннан оештырылган “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз” Бөтенрусия акциясе үтте.

21 февраль — Халыкара туган телләр көне, ул мәдәни һәм телләр күптөрлелегенә, күптеллелеккә ярдәм күрсәтү йөзеннән 2000нче елның февраленнән ел саен үткәрелә. Бу көнне Ульяновск балалар китапларына ярдәм фонды тарафыннан оештырылган “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз” Бөтенрусия акциясе үтте. Мәгълүм акция фольклорны популярлаштыруга юнәлтелгән, бу көнне бөтен ил буенча халык авыз иҗаты әсәрләрен (милли эпос, риваятьләр, әкиятләр, табышмаклар, мәкаләләр, әйтемнәр һ.б.) укыдылар. Балалар китапханәсе дә аннан читтә калмады һәм “Балалар фольклорының әкият сандыгы” дип аталган китап-иллюстрация күргәзмәсен оештырды һәм өч чара үткәрде.
Тәүгеләрдән булып безгә “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүчеләр килде (җит. Л.М.Имаева). Алар өчен безнең хезмәткәрләр төрле халыклар табышмакларын оту буенча уен оештырды. Клоуннар балаларга табышмакларны чишәргә ярдәм итте, шулай ук төрле кызыклы уеннар уйнатты.
Артабан 2 “Б” классы укучылары китапханә ишекләрен ачты (җит. Т.Х.Петрушина), алар өчен без “Яраткан әкиятләребез иленә сәяхәт” дип аталган кычкырып уку театраль тамашасын әзерләдек. Укучылар “Әкиятне таны” һәм “Тылсымлы сандык” уеннарында әкиятләрне исләренә төшерде, “Әкияти сораулар” викторинасында һәм “Теремок” әкиятен сәхнәләштерүдә катнашты.
Акциягә 5 “Д” классы укучылары (җит. К.Д.Дмитриева) нокта куйды. Алар белән “Туган телем, никадәр матур син!” дип аталган әдәби сәгать үткәрдек. Төрле телләр турында сөйләштек, рус телендәге иң озын сүзләрне белдек, “Урал батыр” башкорт героик эпосын һәм “Ай белән Зөһрә” әкиятен укыдык. Балаларны 1967 елда төшерелгән “Шесть Иванов — шесть капитанов” фильмы да битараф калдырмады, анда дөньяның төрле илләреннән төрле телләрдә сөйләшүче алты капитанның кечкенә кызга ярдәм итүе турында бәян ителә.
Мондый акцияләр балаларда китап укуга һәм китапханәгә йөрүгә кызыксыну уятыр, дип ышанабыз.
Алсу Рамазанова, балалар китапханәсе мөдире.
Читайте нас: