Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 март 2018, 17:18

Тарих уч төбендәге сыман

Туризм һәм туган якны өйрәнү үзәге республика буйлап актив турлар сайларга ярдәм итә

Туризм һәм туган якны өйрәнү үзәге республика буйлап актив турлар сайларга ярдәм итә
Күмәкләп турпоходка чыгарга җыенсагыз, Уфа шәһәрендәге коммерция агентлыкларына мөрәҗәгать итеп торырга кирәкми, бу мәсьәләне хәзер үзебездә дә хәл итәргә мөмкин, моның өчен Туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәгенә генә барасы. Үзәкнең төп эшчәнлек юнәлешләренең берсе – төрле яшьтәгеләр өчен район һәм республика буенча экскурсия маршрутлары оештыру.
Языково, Первомайский һәм Благовар мәктәпләре аларның хезмәтеннән файдаланырга да өлгергән инде һәм бик канәгать калган. Укучылар каникул вакытында Башкортстан башкаласына барган. Экскурсия программасы танып-белү, шулай ук, күңел ачу чараларына бай булган.
“Русия – минем тарихым” паркы балалар күңелендә аеруча зур тәэссорат калдырган. Әлеге мультимедиа экспозицияләр комплексында һәркем үзен Ватаныбызның моннан мең ел элек булган вакыйгаларында катнашкандай хис итә. “Интеллектус” мавыктыргыч фәннәр музее да беркемне дә битараф калдырмый. Укучылар, шулай ук, аквапаркка, кинотеатрга барган.
Үзәк директоры Наил Байбурин әйтүенчә, бүген белгечләр республиканың истәлекле урыннарына җәйге маршрутлар төзү белән мәшгуль, программа төрле поход, Атыш шарлавыгына һ.б. кызыклы урыннарга баруларны үз эченә алачак.
Үзеңнең ялыңны туризм һәм экскурсияләр үзәгенә ышанып тапшырырга мөмкин. Иң мөһиме, белгечләр Лилия Гыйльманова һәм Светлана Нуриәсләмова белән маршрут нечкәлекләре турында алдан сөйләшергә генә кирәк. Әйткәндәй, аларга хезмәт коллективлары да мөрәҗәгать итә ала.
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: