Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 март 2018, 17:21

Махсус бәяләү үткәрергә ашыгыгыз!

Хезмәт шартларын махсус бәяләү 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән “Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында” 426-ФЗ санлы Федераль закон һәм РФ Хезмәт кодексының 212 мәддәсе нигезендә эш бирүче үткәрергә тиешле мотлак процедура булып тора.

Хезмәт шартларын махсус бәяләү 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән “Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында” 426-ФЗ санлы Федераль закон һәм РФ Хезмәт кодексының 212 мәддәсе нигезендә эш бирүче үткәрергә тиешле мотлак процедура булып тора.
Аны оештыруның максаты — эш урыннарында зарарлы һәм хәвефле хезмәт шартларын һәм аларның эшләүчеләрнең сәламәтлегенә йогынты ясау дәрәҗәсен ачыклау. Эш бирүчеләрнең барысы да, шул исәптән шәхси малтабарлар да, махсус бәяләүне агымдагы елның 31 декабренә кадәр тәмамларга тиеш. Мондый бәяләү производстводагы, офистагы (йортта һәм эш урыныннан читтә эшләүчеләр, шулай ук шәхси малтабар булып теркәлмәгән физик берәмлектә эшләүчеләрдән тыш) эш урыннарында үткәрелә.
Махсус бәяләү үткәрмәгән өчен эш бирүчегә административ һәм хәтта җинаять җаваплылыгы яный. Хокук бозган өчен штраф, аны кылган кешенең статусына һәм вазыйфасына бәйле, 200 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Моннан тыш, хезмәт шартларын махсус бәяләү нәтиҗәләре буенча декларация тутырырга кирәк, бу да эш бирүче өчен зарури шарт. Әгәр моны эшләмәсә, эш бирүче хезмәт шартларын бәяләүне үткәрү тәртибен боза һәм аңа штраф санкцияләре яный.
Быел мәгълүм бәяләү үткәрүгә заказлар бермә-бер артачак, шуңа бу эшне озакка сузмаска киңәш итәбез. Махсус бәяләү буенча эшләр махсуслаштырылган компанияләр тарафыннан башкарылырга тиеш. Мәгълүм җәһәттән хезмәт күрсәтергә хокуклы оешмалар исемлеге БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында “Хезмәт мөнәсәбәтләре/Хезмәт шартлары” бүлегендә урнаштырылган.
Махсус бәяләүне үткәрү өчен РФ Социаль страховкалау фонды акчасыннан файдаланырга мөмкин. Страховкалаучылардан искәртү чараларын финанслауга акча бүлү турында гаризалар 2018 елның 1 августына кадәр кабул ителә.
Д.Андриянова, Үзәк районара мәшгульлек үзәге ДКУның Благовар районы буенча бүлеге.
Читайте нас: