Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 февраль 2018, 14:24

Гаилә елы эмблемасы расланды

Иң яхшы эмблемага республика конкурсы җиңүчесе дип уфалы Владислав Әхмәтов танылды. Финанс компаниясенең 29 яшьлек дизайнеры “кучкар” башкорт орнаменты нигезендә өч балалы гаиләне гәүдәләндергән.

Иң яхшы эмблемага республика конкурсы җиңүчесе дип уфалы Владислав Әхмәтов танылды. Финанс компаниясенең 29 яшьлек дизайнеры “кучкар” башкорт орнаменты нигезендә өч балалы гаиләне гәүдәләндергән. Эмблема ачык зәңгәр төстә. Автор фикеренчә, ул савыгу, тоемлау, юмартлык, бәйсезлек, иҗат, ышаныч, аралашу һәм сөюне аңлата.
Исегезгә төшерәбез, конкурс Башкортстан Республикасы Башлыгы 2017 елның 22 декабрендә кул куйган “2018 елны Башкортстан Республикасында Гаилә елы дип игълан итү турында” Указны гамәлгә ашыру максатында агымдагы елның 12 гыйнварында башланды. Ике атна эчендә Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына республикада яшәүче төрле яшьтәге 78 кешедән гариза килде. Конкурска үзләренең эшләрен хәтта мәктәпкәчә яшьтәге балалар да юллаган иде.
Читайте нас: