Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 февраль 2018, 14:27

Бүздәк почтамты — алдынгы

7 февральдә Бүздәк почтамтында отчет җыелышы үтте, анда “Русия почтасы” Федераль почта элемтәсе идарәсе генеральный директоры урынбасары Чулпан Гарифуллина, “Өмет” гәзитеннән баш мөхәррир Рәдис Ногыманов, “Бүздәк яңалыклары”ннан — Данил Туктамышев һәм “Благовар хәбәрләре”ннән Лира Гафарова катнашты.

Чыгыш ясаучылар билгеләвенчә, Бүздәк районара почтамты республика буенча алдынгылар “ун”лыгында, отчет чорында коллектив барлык планнарны да үтәгән. Узган ел дәрәҗәсенә карата үсеш темпы 101% тәшкил итә. Посылка озату һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итү буенча Языково (136%) һәм Күчәрбай почта элемтәсе бүлекчәләре аерылып тора.
Бер кешегә керемнәр күрсәткече буенча бүлекчәләр арасында Иске Сынны почта бүлекчәсе беренче урынны били. Бер почтальонга товар сату буенча почтальоннар И.Кобыляцкая (Благовар) һәм А.Арсланова (Югары Каргалы) яхшы нәтиҗәгә ирешкән. Эшчәнлекнең төп күрсәткечләрен үтәү буенча Кашкалаша почта элемтәсе бүлегенә тырышырга кирәк.
Почтамт начальнигы Ф.Р.Нәбиева коллектив килешүне үтәү йомгаклары турында доклад белән чыгыш ясады. Отчет җыелышында актив хезмәткәрләрне Почет грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләделәр. 2017 елда ирешкән уңышлары өчен почта бүлекчәләренең барысына да кунаклар бүләк тапшырды.
Рим ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас: