Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 февраль 2018, 12:37

Үзебезнекен сатып ал

Кышкы урамнан магазинга кергән кем генә кайнар чәй яисә кофедан баш тартыр икән?! Әлбәттә, беркем дә. Гыйнварның соңгы көнендә Языково авылындагы дежур магазин коллективы Чәй һәм кофе бәйрәме оештырып, клиентларын кайнар эчемлекләр һәм яңа пешкән камыр ризыклары белән сыйлады.

Кышкы урамнан магазинга кергән кем генә кайнар чәй яисә кофедан баш тартыр икән?! Әлбәттә, беркем дә. Гыйнварның соңгы көнендә Языково авылындагы дежур магазин коллективы Чәй һәм кофе бәйрәме оештырып, клиентларын кайнар эчемлекләр һәм яңа пешкән камыр ризыклары белән сыйлады. Сәүдә залы уртасында клиндер эленгән зур самавыр утыра, ә аның тирәли нинди генә ашамлыклар куелмаган: пирожныйлар, бәлешләр, чәк-чәк һ.б., һәм боларның барысы да бушлай тәкъдим ителде. Магазин яныннан үтүчеләрнең берсе дә керми калмагандыр, чөнки урамда ук барысын да чакырып музыка уйнап тора, керү урыны шарлар белән бизәлгән иде. Ә ачык йөзле сатучылар һәркемне елмаеп каршы ала һәм өстәл артына чакыра.
— Сездә нинди бәйрәм бүген? — дип сорыйбыз магазин мөдире Розалия Янгировадан.
— Кышкы салкында өшегән сатып алучыларның һәм район кунакларының бераз кәефен күтәрү, җылы бүләк итү максатында оештырдык без бу бәйрәмне. Ул бездә беренчегә, әгәр сатып алучылардан уңай бәя ишетсәк, ешрак үткәрербез, дип уйлыйбыз.
“Благовар” кулланучылар җәмгыяте советы рәисе Рида Риф кызы Якупова әйтүенчә, дежур магазин предприятиенең 35 сәүдә ноктасы арасында ваклап сату товар әйләнеше планын ай саен үти баручыларының берсе. Биредә үзләренең икмәк һәм ярымфабрикат цехларында җитештерелүче продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителә. Күптән түгел Мирный авылындагы магазинда мини-пекарня урнаштырганнар. Анда икмәк һәм икмәк-булка изделиеләренә сорау зур. Атна саен базарда күчмә сәүдә оештырыла. Башка көннәрдә халык аз яшәгән магазинсыз авылларга барып сәүдә итәләр. Халыктан ит, яшелчә, мал тиресе, макулатура кабул ителә.
Авыл магазиннарын супермаркетлардан аерырлык түгел бүген, шулай да алар кешеләргә якынрак һәм бөтен теләк-ихтыяҗларын канәгатьләндерергә, үтенечләрен исәпкә алырга тырышалар. Моны яхшы аңлаган сатып алучылар да, райпо җитәкчелеге хәстәренә җавап итеп, урында җитештерелгән продукциягә өстенлек бирә.
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: