Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 февраль 2018, 12:40

Бизнеска нәрсә аяк чала?

Башкортстан Республикасында малтабарлар хокукларын яклау буенча вәкил ярдәмчеләренең Төньяк-Көнбатыш берләшмәсе җитәкчесе, якташыбыз Вадим Габдрахманов 9 февральдә Новороссийск шәһәрендә үтәчәк Русия Федерациясендә малтабарларның хокукларын муниципаль дәрәҗәдә яклау мәсьәләсе буенча конференциядә һәм семинарда катнашачак.

Конференция эшендә РФ Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча Вәкил Борис Титов, Европа Советының төбәк омбудсменнары һәм экспертлары, Европа Советының РФдагы Программа офисы вәкилләре, башкарма һәм законнар чыгару власте һәм бизнес берләшмәләр вәкилләренең катнашуы көтелә. Конференциянең төп темасы – коррупциягә каршылык күрсәтү. “Русия Федерациясендә эшкуарлар хокукларын коррупция практикаларыннан саклау” – кыскача ПРЕКОП-РФ. Европа Советының әлеге проекты Русиядә бизнес-омбудсмен институты (Русия Федерациясе Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча Вәкил) белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Конференциядә катнашучылар илдәге һәр малтабарны борчыган мөһим темаларны – муниципаль дәрәҗәдә контроль-күзәтү чаралары һәм аларның бизнес-процессларга йогынты ясау проблемасын – тикшерәчәк. Халыкара экспертлар чыгыш ясаячак, кайбер илләрдә кулланылучы контроль-күзәтү чаралары тәҗрибәсе һәм алдынгы стандартлар, чаралар, аларны камилләштерү юнәлешләре каралачак.
Читайте нас: