Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 гыйнвар 2018, 19:02

ВЛКСМның 100 еллыгына карата

2018 елда комсомолның бер гасырлык юбилее билгеләнә. Комсомол ветераннарының район советының соңгы җыелышында инициатив төркем ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган чаралар планын һәм конкурс шартларын билгеләде, конкурс эшләрен сайлап алу буенча комиссия төзеде.

2018 елда комсомолның бер гасырлык юбилее билгеләнә. Комсомол ветераннарының район советының соңгы җыелышында инициатив төркем ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган чаралар планын һәм конкурс шартларын билгеләде, конкурс эшләрен сайлап алу буенча комиссия төзеде.
Киң колачлы зур бәйрәмгә бәйле, комсомол ветераннары советы берничә конкурс игълан итә. Болар – ВЛКСМның 100 еллыгы темасына инша, рәсем, фотоальбомнар конкурслары, үзегезнең авылда яшәүче актив кеше – комсомол (туганың) турында хикәя язулар. Эшләр ирекле формада башкарыла, үткәрелгән чаралар турында фото- һәм видеоотчетлар җибәрергә мөмкин. Әлеге бәйрәмгә битараф булмаганнарны, бигрәк тә өлкән буын вәкилләрен актив катнашырга чакырабыз, соңгылары торак пунктларда чаралар үткәрә, хатирәләрен кәгазьгә күчерә, яшьләр өчен илһам бирүче булып тора алыр иде.
Башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча иң актив ике укучыны Ульяновск шәһәренә турпутевка белән бүләкләү каралган. Призерларны һәм катнашучыларны да бүләкләр көтә. Иң кызыклы дип табылган инша һәм хикәяләр район гәзитенең Замандаш битендә басылачак. Гәзитнең сайтына да күз салыгыз, анда кызыксынучан кешеләрне комсомол юбилее уңаеннан викторина сораулары көтә.
Конкурслар ике этапта үтәчәк: 1 – конкурс эшләре 31 майга кадәр кабул ителә; 2 – 29 октябрьдә йомгак ясала.
Мәгълүмат һәм җаваплар Языково авылы, Пушкин урамы, 13 адресы буенча кабул ителә. Тел.2-24-43. Электрон адрес: [email protected]
Зөмрә ГАЛИМОВА, комсомол ветераннарының район советы рәисе.
Читайте нас: