Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 гыйнвар 2018, 18:59

Шатлыкта да, кайгыда да

“ЗАГС” сүзен ишеткән һәркем туй турында уйлап куядыр. Шуның белән бергә әлеге бүлектә безнең туганнан алып гомеребезнең соңгы көненә кадәр бөтен тарих язылып бара. Узган ел статистикасы турында бүлек җитәкчесе Гүзәл Якупова белән сөйләшәбез.

“ЗАГС” сүзен ишеткән һәркем туй турында уйлап куядыр. Шуның белән бергә әлеге бүлектә безнең туганнан алып гомеребезнең соңгы көненә кадәр бөтен тарих язылып бара. Узган ел статистикасы турында бүлек җитәкчесе Гүзәл Якупова белән сөйләшәбез.
— Демографиянең иң мөһим күрсәткече – туым. Гүзәл Мәҗит кызы, узган елда районда ничә сабый дөньяга килде?
— 260 бала туды, аларның күбесе – 144 – малайлар, кызлар – 116. 84 гаиләдә – беренче, 101 гаиләдә – икенче, 50сендә – өченче, 24ендә дүртенче һәм аннан соңгы балалар туды. Былтыргы иң популяр исемнәрдән Әмир, Дарина, Самира, Арина, Артем, Богдан, Алинаны билгеләп үтәр идем. Шулай ук, Измаил, Иветта, Ян, Эрнест, Юлиана, Кемаль, Алияна, Дарий, Шамистон, Доменик, Намир, Алтынай, Сумайя кебек сирәк очрый торганнары да булды.
— Күңелсез статистика буенча мөрәҗәгать итүләр күпме?
— 2017 елда вафат булу турында 366 таныклык бирелде. Мәрхүмнәрнең гомум саныннан 197есе –ир-атлар, 169ы – хатын-кызлар.
— Үткән көз айларының берсендә аерылышулар теркәлгән никахлар саныннан артып киткән иде, бу күренеш гомумән үзгәрдеме?
— Туйларны нигездә җәй көне яисә көз башында – сентябрьдә, октябрьнең тәүге көннәрендә үткәрергә тырышалар. Никах теркәүләр бик аз булган айлар да бар, бу гадәттә көз ахырына яисә май аена туры килә. Узган ел йомгаклары буенча никахлар (144) аерылышуларга (89) караганда күбрәк, бу, билгеле, куанычлы хәл.
— Хәзер никахны ЗАГСта гына түгел, табигать кочагында, ресторанда теркәүчеләр дә бар, районда да кайбер яшь парлар күчмә теркәүләр оештыра. Андый үтенеч белән килүчеләр күп булдымы?
— Законда күчмә теркәүләр каралмаган. Шуңа өйләнешүчеләр мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә тик ЗАГС бүлегендә генә теркәргә тиеш. Ә соңыннан бу процедураны үзләре теләгәнчә үткәрә алалар.
Әңгәмә өчен рәхмәт!
P.S. Миңа калса, гади кешегә ЗАГС бүлегендә үткән бер сәгате дә чагу һәм истәлекле. Менә ишектән бәхетле әти килеп керә. Биш көн элек кенә уллары туган икән, ул аңа исем дә сайлаган инде. Һәм, әйтергә кирәк, иң матурын, иң яңгыравыклысын. ЗАГСта эшләүчеләр аның әлеге шатлыгын уртаклашырга, җылы тәбрик сүзләрен әйтергә тиеш. Ул чыгып китәргә дә өлгерми, кара яулык ябынган ханым ишекне ача. Әнисен югалткан, аның вафаты турында документ алырга килгән икән. Мондый очракларда белгечләр юату сүзләрен табарга, кайгы уртаклашырга тырыша, аралашу ярдәмендә күңелен бушатырга ярдәм итә. Шуларга карап, безнең ЗАГС бүлегендә һәр клиентка ярдәм итәргә әзер торучы үз эшенең осталары эшли, дип тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин.
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: