Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 гыйнвар 2018, 19:13

Игелекле кешеләр булуы куандыра

Яңыш авылында электән су мәсьәләсе кискен тора. Халык гомер буе чокыр төбеннән су ташып эчте. Дөрес, кайбер гаиләләр ихаталарында кое казытты, әмма 50-70 метр тирәнлектә скважина бораулау өчен зур суммада акча таләп ителә, бу барысының да хәленнән килерлек эш түгел.

Яңыш авылында электән су мәсьәләсе кискен тора. Халык гомер буе чокыр төбеннән су ташып эчте. Дөрес, кайбер гаиләләр ихаталарында кое казытты, әмма 50-70 метр тирәнлектә скважина бораулау өчен зур суммада акча таләп ителә, бу барысының да хәленнән килерлек эш түгел.
Менә шуларны исәпкә алып, Мидхәт ага Әбделмәнов янә Яңыш халкына ярдәмләшергә булды. Ягъни авылдашларының күптәнге хыялын гамәлгә ашырырга алынды. Берничә ел элек авылда мәчет төзегән иде, Аллаһ йорты бүген Яңышның бер бизәге булу белән беррәттән якын-тирә авылларда яшәүче мөселманнарның бергә җыелу урыны да булып тора.
Плотина төзү проекты гына да 1 млн. сумга төште. Зур каршылыкларны җиңеп, аны өлгерттеләр. Бу эштә Мидхәт аганың эшкуар улы да ярдәмләште.
Мең михнәтләр белән авылыбызда гидротехник корылма төзү бара. Ләкин су җыеласы урынны чүп-чар, агач-куак баскан булып чыкты. Аны чистарту эшләре сметада каралмаган. Әгәр алар су астында калса, балыкларга зыян киләчәк. Ничек тазартырга?
Авылда яшь ир-атлар бик аз. Аларның да күпләре читкә йөреп эшли. Менә шундый авыр вакытта юньчел авылдашыбыз инициатива күрсәтте. Ул – Зинуров Илфат Мулланур улы. Илфат әфәнденең, зур булмаса да, фермер хуҗалыгы, җире бар. Игенне үзе үстерә, мал үрчетә. Үзенә кирәкле техникасын да сатып алды. Югары белемле авыл хуҗалыгы белгече, алтын куллы ир узаманы, 100 төрле һөнәр иясе. Җитезлеге, уңганлыгы белән аерылып тора.
Буа төбен тазартуга да иң беренче булып ул тотынды. Агачларны кисеп аудару, үз техникасы белән читкә тартып чыгару эшләрен башкарды. Территория зур, эш озакка сузылды. Шуңа карамастан, Илфат зарланмады, ягулык-майлау материалын да үзе хәстәрләде.
Акрынлап башкалар да кушылды. Авылдашларын бу эшкә Флид Имаев җәлеп итте. Агач кырку эшендә Радик Гыйльметдинов та зур тырышлык салды. Пенсионерлар Халит Хәмидуллин, Гали Ситдиков көнне-төнгә ялгап эшләде. Мәҗит Латыйпов, Фәнис Галләмов, Илдар Садыйков, Мәхмүт Ибраһимов, Марат Насыйров, Рәдиф Абдрахманов, Гизәр Бакиев, Әхәт Мостафин, Рөстәм Садыйков, Салават Шәрәфлисламов, Рәшит Ганиев, Фәнил Галиәкбәров, Рәмил Хәкимов, Азат Гаскәровлар да саллы өлеш кертте.
Тагын бер булдыклы егетебез Әхтәриев Ринат Әгъләм улы үз тракторы белән агач тарттыруда катнашты.
Кар басып киткәнче агачларны кыркып бетерделәр. Башка эшләр җир-су кипкәчкә калды.
Авылыбызда шундый игелекле кешеләр яшәве нинди күңелле. Бәлки, буа суы җир асты суларының юлларын үзгәртеп, элекке буа заманындагы сыман 8-10 метрдан су чыгып, халкым эчәр сулы да булыр, иншалла.
Озакка сузылган өмәдә катнашучы авылдашларыма олы рәхмәтләремне җиткерәм. Ә барлык яңышлылар исеменнән Мидхәт ага Әбделмәновка рәхмәт әйтәбез, озак еллар исәнлектә яшәвен телибез.
Әнисә Имаева. Яңыш авылы.
Читайте нас: