Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 февраль 2021, 11:45

"Пластик.NET"та син дә катнаш!

Идел буе федераль округында Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды гранты кысаларында «Пластик.NET» проекты буенча арт-объектның иң яхшы эскизына заявкалар кабул итү тәмамлана.

«Пластик.NET" экология һәм экологик мәдәниятне үстерү мәсьәләләренә студентларның игътибарын җәлеп итү буенча уникаль алым булып тора. Ул Владимир Путинның май указы белән имзаланган "Экология" гомумдәүләт проектының "Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы" төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Конкурсны оештыруны һәм уздыруны Башкортстан Республикасының «Яшьләр сәясәте лигасы» яшьләр башлангычларын үстерүнең төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Уфа дәүләт нефть техник университеты»ның «Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан нәтиҗәле файдалану» кафедрасы гамәлгә ашыра.
Билгеле булуынча, проектны гамәлгә ашыру барышында студентлар һәм хезмәткәрләр пластик шешәләр һәм башка эшләнмәләрне чүп-чар бакларына түгел, ә вуз территориясендә махсус билгеләнгән контейнерларга җыялар. Шуннан соң проектта катнашучылар җыелган пластикны санаячак, эскиз раслау өчен проект экспертлары белән очрашу узачак.
Шушы ук айда финал этабы узачак, анда конкурс эксперт комиссиясе иң яхшы эшне билгеләячәк. Аннары пластик эшкәртеләчәк һәм проект белгечләре, партнерлары белән берлектә арт-объект булдырылачак, ул инде агымдагы елның маенда университет территориясендә барлыкка киләчәк.
Фото: srk.nationalpriority.ru
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: