Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 февраль 2021, 18:48

Путинның сәламәтлеге ничек?

Бу сорауга аның матбугат секретаре Дмитрий Песков җавап бирде.

Русия Президенты Владимир Путинның сәламәтлеге бик шәп, аны шулай яхшы саклау өчен прививкалар ясатыла да инде, дип сөйләде журналистларга аның матбугат секретаре Дмитрий Песков.

"Сез Президентның авырулары турында сорыйсыз... Президентның, күз тимәсен, сәламәтлеге бик шәп. Прививкалар нәкъ менә сәламәтлекне саклау өчен эшләнә дә инде. Мин сезгә әнә шуларны гына әйтә алам, мин дәвалаучы табиб түгел", — диде Песков.

Журналистлар матбугат секретареннан Президент гриппка каршы прививканы кайчан ясатуын һәм хәзер тагын ковидтан ясатырга җыенамы, дип сораганнар.

Фото:gazeta.ru
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: