Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 февраль 2021, 16:34

Мәскәүнең бизнес-берләшмәләре район белән танышты

Мәскәүдә Башкортстан Республикасының Русия Федерациясе Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов җитәкчелегендәге делегация Мәскәүнең бизнес-берләшмәләрен безнең район белән таныштырды. Тикшерү темасы итеп районда агросәнәгать комплексы, туризм һәм башка тармаклар өлкәсендә берничә инвестиция проектын гамәлгә ашыруга бюджеттан тыш финанслар җәлеп итү сайланган иде.

Благовар районының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге үсә. Районның икътисади яктан тотрыклы үсүе, предприятиеләрнең финанс хәле һәм инвестицион мөмкинлекләре яхшыруы төп капиталга инвестицияләр динамикасын тотрыклыландыруга булышлык итте.
Районның инвестицион үсеш программасында төп чаралар югары сыйфатлы куллану товарлары һәм җиһазлар җитештерүне оештыру өчен муниципаль районга яңа технологияләр, инвестицияләр җәлеп итүгә, әлеге нигездә яхшы түләнелүче яңа эш урыннары булдыруга, урындагы бюджет керемнәрен тулыландыруга һәм кайбер башка чараларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән.
— Районда бизнес оештыру һәм алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Әмма безгә үзебезнең инвестицион потенциалны үстерергә кирәк. Нәкъ шушы максаттан чыгып оештырылды да инде бу презентация. Очрашуның оештыручысы – “TORATAU” бизнес-клубы – әйдәүче компанияләр вәкилләрен бер мәйданчыкка җыя алды, анда без районда бизнес алып баруның бөтен вариантларын карадык. Башкалага эш сәфәре үз нәтиҗәләрен бирер һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен этәргеч көч булып торыр, дип уйлыйм, — дип билгеләде район хакимияте башлыгы Марат Йосыпов.
БРның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Евгений Кравцов белдерүенчә, хөкүмәт мәйданчыгында мондый очрашулар регуляр оештырылачак.
— Без Мәскәү территориясендә бу традицияне дәвам итәчәкбез. Бизнес-очрашулар үткәрүдә ярдәм күрсәтергә әзербез. Сөйләшүләрдә Башкортстанның башка районнары һәм шәһәрләре өчен дә файдалы булырлык IT-технологияләр, экология, авыл хуҗалыгы, логистика, туризм өлкәләреннән потенциаль инвесторлар катнаша, — дип ассызыклады Евгений Кравцов.
Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: