Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 февраль 2021, 13:06

Рәсми делегация районда

Шушы көннәрдә РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Павел Качкаев һәм БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев җитәкчелегендәге комиссия безнең районга эш сәфәре белән килде.

Эш барышында алар Башкортстан территориясендә төзекләндерү буенча милли проектлар һәм республика программаларын гамәлгә ашыру торышын тикшерделәр. Первомайский һәм Языково авылларында булып, “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында 2020 елда төзекләндерелгән ихаталарны карап йөрделәр. Шулай ук район үзәгендәге паркта булдылар. Әйткәндәй, парк-ны төзекләндерү эшләре “Бердәм Русия” партиясенең “Шәһәр мохите” проектына ярашлы гамәлгә ашырылган, анда бүген ял зонасы, спорт һәм балалар мәйданчыклары булдырылган. Урындагы хакимият 2021 елда паркта фонтан кабызырга ниятли. Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле районда 9 ихата территориясе төзекләндерелгән.
— Шунысы куанычлы, төзекләндерү һәм ремонтлау буенча программаларны тормышка ашыруга барлык районнарда бер төрле караш күзәтелә. Территорияләр күзгә күренеп үзгәрә, тоташ кварталлар төзекләндерелә. Йортларда түбәләр һәм подъездлар ремонтланган, ихаталар матурлана. Шул рәвешле, бөтен җирдә идеаль картина барлыкка килә. Һәм халык белән очрашулар вакытында әлеге йортларда яшәүчеләрнең үзгәрешләрне күреп куануларын һәм тормышларыннан канәгать булуларын әйтүләре – безнең алар белән берлектә башкарылган хезмәткә иң югары бәя дип кабул итәбез, — дип билгеләде Борис Беляев.
Эш сәфәре ахырында министр билгеләвенчә, һәр муниципалитетта үз плюслары һәм минуслары бар. Кайдадыр ихата һәм урамнарны чистартуга күп игътибар бүленә, кайдадыр чүп реформасы нәтиҗәләре яхшырак, ә кайдадыр “Башкортстан ихаталары”н тотуга тиешле мөнәсәбәт күз алдында.
— Төрле җирдә төрле хәл күзәтелсә дә, бөтен урында эшнең мәгълүм нәтиҗәләре бар, һәм алар артында бик күпләрнең – идарәче компанияләрнең һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе эшчәннәренең тырыш хезмәте ята, — диде Борис Беляев.
Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: