Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 февраль 2021, 17:46

Израиль белән хезмәттәшлек ныгый

Русия Президенты Владимир Путин һәм Израиль Премьер-министры Биньямин Нетаньяху телефоннан сөйләшү уздырдылар.

Аның барышында, аерым алганда, Якын Көнчыгыштагы вәзгыять мәсьәләләре турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.
Сөйләшүнең Израиль ягы башлангычы белән узуы, билгеләп үтелә.
"Көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр, беренче чиратта, Якын Көнчыгыштагы агымдагы вәзгыять контекстында фикер алышу булды. Төрле дәрәҗәләрдәге багланышлар турында сүз барды", - диелә хәбәрдә.
Владимир Путин белән Нетаньяху арасындагы соңгы сөйләшү узган елның декабрь ахырында булган. Ул вакытта ил лидерлары хезмәттәшлекне үстерү, коронавирус белән көрәшү һәм Сириядәге вәзгыять турында фикер алышканнар.
Фото: РИА Новости
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: