1. Җылылык өчен яңадан исәп-хисап ясау
— Җылылык өчен факт буенча түләүгә күчү фатирларны «артык җылыту», җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан дөрес исәп-хисап ясалмауга бәйле күп кенә шикаятьләргә сәбәпче булды. Чыннан да, күп кенә фактлар расланды. Хаталар җибәрелгән урыннарда аларны төзәтеп, кешеләргә акчаны кире кайтарачаклар. Мондый хәл кабатланырга тиеш түгел. Мин күрсәтмә бирдем. Бу мәсьәлә минем контрольдә.
2. Коронавирусны җиңәргә
— Кешелек теләсә нинди куркыныч вируслардан да көчлерәк. Безнең рес- публика авыр сынауларны күп тапкырлар җиңеп чыкты. Республика халкы зур җаваплылык күрсәткәнгә күрә, без хәлне үзгәртә алдык һәм бүгенге көннән ковидка каршы чикләүләрне акрынлап гамәлдән чыгара башлыйбыз. Якын арада бер ел инде кешечә яшәргә комачаулаучы бу зәхмәттән котылырга тиешбез. Моның өчен гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Иң мөһиме — мотлак прививка ясату. Мин аны үземдә сынап карадым һәм үземне бик яхшы хис итәм. Хәзер респуб- ликага вакцинаның зур партияләре кайтарыла. Күпләребезнең үз иммунитеты никадәр тизрәк барлыкка килсә, республика шулкадәр тизрәк «күмәк иммунитетка» ия булачак. Шул чакта без гадәти тормышка әйләнеп кайтачакбыз.
3. Һәр районда яңа бассейннар төзергә
— Без Башкортстанның җиңү традицияләре һәм данлыклы исемнәре булган алдынгы спорт төбәкләренең берсе булуы белән горурланабыз. Ике ел эчендә без өч үзәк — шорт-трек, спортча йөзү, Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге буенча зур үзәк төзедек, Уфада «Нефтяник» бассейны, Неф- текамада стадион һәм Әлшәй районында бассейнлы ФОК ачтык. 2024 елга без тагын 25 метрлы 16 бассейн төзиячәкбез, барлык район үзәкләрендә һәм шәһәрләребездә балаларны йөзәргә өйрәтәчәкбез, дистәләгән мәктәпне спорт заллары һәм көрәш келәмнәре белән җиһазландырачакбыз.
4. Туымны арттырырга
— Без тискәре трендны үзгәртә алдык — бездә 2019 елдагы кадәр үк бала туды. Быел тагын да күбрәк туачак, дип ышанам. Гаиләләрдә өченче, дүртенче, бишенче балалар саны арту аеруча сөендерә. Яңа кеше туудан да мөһимрәк нәрсә бар?! Бу чын бәхет, аны берни белән дә чагыштырып булмый.
(Исегезгә төшерәбез, узган атнада Радий Фәрит улы туымны арттыру эшенә үз өлешен кертте — аның улы туды! Бу инде төбәк Башлыгының дүртенче баласы).
5. Торакны тагын да күбрәк төзергә
— Былтыр 100 меңнән артык гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртты. Бу яңа йортларда шат балалар тавышы яңгырап торсын. Торак төзү күләмен алга таба да арттырачакбыз. Безнең республикада авыл ипотекасы программасы кредитлар саны һәм бирелгән акча күләме буенча илдә иң уңышлы булып чыкты.
Президент Владимир Путин башлангычы белән, 2024 елга кадәр без торак төзелеше инфраструктурасын үстерүгә 8,5 миллиард сум акча алачакбыз. 2024 елга без «алданган өлешчеләр» проблемасын тулысынча хәл итәчәкбез. Бу максатта федераль бюджетта алты миллиард сумнан артык акча салынган да инде.
6. Барлык мәктәпләргә дә Интернет үткәрергә
— Без мәктәпләрне актив рәвештә югары тизлекле Интернетка тоташтырабыз. Шуның нәтиҗәсендә без укучыларны дистанцион укытуга уңышлы күчерә алдык. Әмма барысын да түгел, аеруча ерак авылларда мәсьәлә ачык кала. Бу ел ахырына безнең барлык мәктәпләр, шулай ук аз кеше яшәгән 262 торак пункт һәм 500 ФАП Интернетка тоташтырылырга тиеш. 2024 елга кадәр без республиканың барлык торак пунктларын Интернетка тоташтырачакбыз.
7. Урал аръягына игътибар
— Хәзер без Урал аръягын үстерүнең яңа стратегиясен эшлибез, аңа төбәкнең транспорт һәм энергетика системасын ныгыту мәсьәләләре кертеләчәк. Мартта «Цемикс» компаниясенең коры төзелеш катнашмалары һәм ак цемент җитештерү заводы ачылачак. Русия дәрәҗәсендә әһәмияткә ия бу производство Урал аръягы сәнәгать үсешенең куәтле ноктасы булачак. «Сибай — Сара» тимер юлын төзүне планлаштырабыз, ул Казахстан чикләренә кадәр йөк ташу юлын кыскартачак. Сибайда 500 киловольт куәтле электр подстанциясен төзиячәкбез. Тагын 25 социаль объект — мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, ФАПлар, Акъяр авылында бассейн, Баймакта Боз аренасы һәм башка бик күп объектларны сафка кертәчәкбез.
8. Авыл халкына сәүдә базарына чыгарга мөмкинлек тудыру
— Пандемия чорында бездә бер генә товарга да кытлык булмады. Шуңа карамастан, җитештерүчеләрнең, эшкәртүчеләрнең һәм сәүдә оешмаларының «басудан алып киштәгә кадәр» принцибы буенча үзара хезмәттәшлеген җайга салырга кирәк. Югары уңыш бер рекорд белән генә чикләнмәскә, безнең күрсәткечләребез һәр елны яхшы булырга тиеш. Мин безнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы алдына 2024 елга бөртеклеләр уңышын 5 миллион тоннага җиткерү бурычын куям.
Әйткәндәй
Ел кемнәрнең чын герой булуын күрсәтте
— 2020 ел безнең кемлегебезне күрсәтте. Без чын «безнең заман геройлары»н белдек. Алар — авыр шартларда кешеләр гомерен коткарып калган табиблар, ялгыз картлар һәм инвалидлар турында хәстәрлек күргән волонтерлар, мохтаҗларга аш-су китерүчеләр, кыенлыкларга карамастан, укытуны дистанцион шартларда алып барган укытучылар. Рекордлы срокларда Русиядә беренчеләрдән булып Уфада һәм Стәрлетамакта заманча йогышлы авырулар үзәкләрен сафка керткән төзүчеләр.
Радий Хәбиров шулай диде:
— Мин, республика Башлыгы буларак, аның барлык халкы өчен җаваплы. Һәркем өчен. Тәҗрибә туплаган өлкәннәр һәм иң кечкенәләр өчен дә. Тормыш позициясе, карашлары һәм инанулары нинди булуга карамастан. Шул исәптән безне гадел тәнкыйтьләүчеләр өчен дә. Дуслар, без уртак юлыбыз- ны лаеклы үтәрбез, дип ышанам. Бер-беребезгә карата ихтирамлы булып, максатка ирешүдә ихтыяр көче һәм үҗәтлек күрсәтеп. Безнең бердәмлекне ныгытып. Безнең халыкта әйтүләренчә, тырышкан — ташка кадак каккан. Без — тырышлар һәм, һичшиксез, максатларны тормышка ашырачакбыз!