Сәясәт
3 Февраля 2021, 19:45

Владимир Путин “Ел укытучысы” лауреатлары белән аралашты

Ил Президенты Владимир Путин видеоконференция форматында «Русиянең ел укытучысы - 2020» бөтенрусия конкурсында җиңүче һәм лауреатлар белән аралашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Дәүләт башлыгы укытучылар бәйгесендә көндәшлек кискен булды һәм катнашучыларның һәркайсы шундый югары исемгә дәгъва итте, дип билгеләп үтте.
“Новаторлык, лидерлык рухы, бер зур команда хисе - мәгариф системасы өчен бик мөһим әйберләр, ә укытучы хезмәте - игелекле, иҗади, җиңел булмаган, һичшиксез, бик җаваплы һәм һәрвакыт аерым хөрмәт уята", - дип ассызыклады Владимир Путин.
“Ел укытучысы” бәйгесе 1992 елдан башлап ел саен уздырыла. 2020 елда бу исем өчен финалда 15 лауреат көрәште: Адыгея, Башкортстан, Бурятия, Чечня, Мәскәү, Санкт-Петербург, Камчатка крае, Вологда, Калининград, Калуга, Ленинград, Магадан, Орел, Ростов, Рязань өлкәләре педагоглары. Җиңүче дип Дондагы Ростовтан математика укытучысы Михаил Гуров танылды.
Фото: kremlin.ru.
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас