Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 февраль 2021, 18:12

Журналистларга хокук бирегез!

Русия Президенты Владимир Путин төбәкләрдә журналистларның хокукларын тәэмин итү чараларын булдырырга кушты.

Бу йөкләмә 2021 елның 1 маена кадәр үтәлергә тиеш.
Ил башлыгы үзенең төбәкләрдәге Тулы вәкаләтле вәкилләренә һәм Кеше хокуклары буенча советка 1 майга кадәр төбәкләрдә журналистларның хокукларын тәэмин итү чараларын кабул итәргә кушты.
"РИА Новости" агентлыгы хәбәр иткәнчә, алар киңкүләм мәгълүмат чаралары турындагы законда каралган.
«Русия Президентының федераль округлардагы Тулы вәкаләтле вәкилләре белән Русия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советына берлектә Русия субъектларында журналистларның киңкүләм мәгълүмат чаралары турындагы законда каралган хокукларын тәэмин итү буенча чаралар кабул итәргә», диелгән Кремль сайтындагы документта.
Әлеге йөкләмә төбәкләрдәге тиешле ведомстволар тарафыннан 2021 елның 1 маена кадәр үтәлергә тиеш.
Фото: "Кремлин.ру"
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: