Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 гыйнвар 2021, 15:37

Путин пандемия чигенүе хакында игълан итте

Чикләү чаралары кайчан бетәр?

Коронавирус пандемиясе акрынлап чигенә, үлем очраклары буенча күрсәткечләр башка илләр белән чагыштырганда канәгатьләнерлек, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин.
ТАСС аның чыгышыннан шундый цитата китергән:
“Пандемия, чынлап та, чигенә. Авыручылар саны кими, соңгы вакытта савыккан кешеләр саны, Ходайга шөкер, авыручылар саныннан арта”, – диде Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән үткәргән киңәшмәдә.
Шул ук вакытта дәүләт башлыгы коронавирус белән көрәштә җиңел суларга иртә икәнен, барлык саклану чараларын үтәргә, койкалар резервын тотарга кирәклеген билгеләде.
Путин пандемия белән көрәштә җайга салынган барлык чараларны тиешле дәрәҗәләрдә арытаба да гамәлгә ашыруны таләп итте.
Моңа кадәр Русия лидеры илдә эпидемиологик хәлнең яхшыруы һәм моңа бәйле чикләү чараларын өлешчә бетерү турында сөйләгән иде.
Фото: Михаил Климентьев / РИА Новости
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: