Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 гыйнвар 2021, 12:41

Владимир Путин - Башкортстан халкына

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасында ил Президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерде.

«Без ил Президенты Владимир Владимирович Путинга республика халкына, безнең икътисад һәм социаль өлкәгә федераль бюджеттан вакытында һәм нәтиҗәле ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтлебез. Дәүләт башлыгы тәкъдим иткән вәкаләтләр кысаларында без беренче көннән үк кешеләрне саклап калу һәм авыр нәтиҗәләргә юл куймау өчен барысын да эшләдек", - диде Радий Хәбиров.
Президент Владимир Путин башкалабыз Уфаның 450 елыгын билгеләүне бөтенрусия күләмендә үткәрү идеясен хуплады. 2024 елда узачак тантаналарга әзерлек бүгеннән башлана. Моның өчен республикада махсус комиссия төзелә һәм киң колачлы әзерлек чаралары башлана.
Шулай ук төбәк җитәкчесе республика халкына рәхмәт белдерде.
«Мин шулай ук республика халкына мәҗбүри чикләүләргә түземлекләре өчен зур рәхмәт әйтәм. Һәм мондый җаваплылык аркасында без хәлне үзгәрттек, һәм бүгенге көннән чикләү чараларын этаплап бетерүгә керешәбез», – дип ассызыклады республика Башлыгы.
Фото: "Башинформ"
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: