Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 декабрь 2020, 18:06

"Киләсе сайлауларда халык актив катнашачак..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров матбугат конференциясе барышында "Республика халкы сайлауларга киләме?" дигән сорауга җавап бирде.

- Чыннан да проблемалар бар, аеруча бу районда урындагы сайлауларда күренә. Киләсе елда Дәүләт думасына сайлаулар булачак. Монда барысы да яхшы булачак, дип уйлыйм. Чөнки биредә бик күп партияләр катнаша һәм күп дискуссияләр булачак.

Минем уйлавымча, сайлаулар елдан-ел гаделрәк үтә. Иң мөһиме - безгә үзебезнең уйланылмаган эшләребез белән сайлауларны бозмаска кирәк. Бу өлкәдә кемгәдер ярдәм итәп дип, эшләргә ярамый.

Киләсе сайлауларда халык актив катнашыр, дип уйлыйм, - диде Радий Хәбиров.
Фото: Башинформ
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: