Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 декабрь 2020, 18:05

Дума депутатлары республика мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш!

2018 елда Радий Хәбиров, сенаторларның эшен инвестицияләр җәлеп итү эше буенча бәһаләячәкбез, дигән иде. Хәзер ничек?

- Мин кызыбрак киткәнмен, - диде Радий Хәбиров. - Безнең сенаторлар - бик җитди кешеләр. Лилия Гомәрова - уң кулыбыз, иң абруйлы сенаторларның берсе, бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.

Ирек Ялалов белән эшлекле мөнәсәбәтләр булдырылган.

Депутатлар төрлечә эшли. Кемдер бик актив, нәтиҗә булсын дип тырыша, кемдер икенче төрлерәк. Без депутатлар турында уйлаячакбыз, аларны нәтиҗәле эшләүче, республикага инвестицияләр җәлеп итүче кешеләр белән тулыландырачакбыз, дип уйлыйм.

Фото: Башинформ
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: