Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 декабрь 2020, 01:34

Бәйрәм чорында эшләгән табибларга икеләтә түләнәчәк

Ил Пезиденты Владимир Путин, "Бердәм Русия” тәкъдиме буенча, бәйрәм вакытында COVID-19 белән көрәшкән табибларга икеләтә түләргә кушты.

Икеләтә хезмәт хакы ял көннәрендә, шул исәптән ковид-госпитальләрдә, эшләүче табиблар өчен дә каралган. "Бу - закон таләбе", - диде Президент.
“Хезмәт кодексында коронавируска каршы көрәштә катнашкан табибларга икеләтә түләүләр каралмаган. Шулай да озын Яңа ел бәйрәмнәрен эш урыннарында уздыручыларга икеләтә түләргә кирәк”, - дип ассызыклады ил җитәкчесе.
Владимир Путин Хөкүмәткә бу эшне оештырырга һәм тиз арада тиешле карар кабул итәргә күрсәтмә бирде. Шулай ук, “Бердәм Русия” тәкъдиме белән Владимир Путин барлык төбәкләрне 31 декабрьне ял көне итәргә чакырды.
Фото: "Кремлин.ру"
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: