Ипотека ставкаларын киметү, шулай ук балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту программалары турында Президент Магнитогорскида металлургия комбинаты хезмәткәрләре белән сөйләште.
"Ипотека - торак белән тәэмин итүнең мөһим коралы", - дип белдерде Владимир Путин. Русия халкының якынча 45 проценты торак шартларын яхшыртырга планлаштыра, диде ул.
Хөкүмәт һәм Үзәк банкның бурычы - ставканы 8 проценттан да түбәнрәк итү, дип дәвам итте дәүләт башлыгы. Бу икътисад һәм банклар өчен кредитлар бәясе белән турыдан-туры бәйле. Үзәк банк хәзер төп ставканы киметте һәм ипотека буенча ставкалар да түбәнәйде, диде Президент.
"Елның икенче яртысында, эксперт бәяләүләре буенча, ипотека ставкалары 10 проценттан кимергә тиеш", - дип белдерде Путин. Шул ук вакытта ике балалы гаиләләр - 6 процент ставка белән ипотека алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш, ә өченче баласы булган гаиләләр быелдан ипотека кредиты өлешен түләү өчен 450 мең сум алырга мөмкин, дип искәртте ул.
Шәхси торак төзелеше өчен дә шундый чаралар кертеләчәк, диде дәүләт башлыгы.
https://rg.ru/2019/07/19/reg-urfo/putin-ne-iskliuchil-snizheniia-stavki-po-ipoteke.html
"Кызыл таң" сайтыннан алынган.