Благовар хәбәрләре
+21 °С
Дождь
ВКОК
Сәясәт
3 Июля 2019, 05:59

4 июльдә Владимир Путин Италиягә барачак

Рәсми визит барышында Русия Президентының Италия Президенты Серджо Маттарелла һәм Италия Министрлар советы Рәисе Джузеппе Конте белән сөйләшүләре планлаштырылган.

Лидерлар сәяси, сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә Русия-Италия хезмәттәшлегенең төп мәсьәләләре, шулай ук актуаль халыкара һәм төбәк темалары буенча фикер алышачак.
Владимир Путин һәм Джузеппе Конте Русия-Италия гражданнар җәмгыятьләре диалогы форумы утырышында да катнашачаклар.
Моннан тыш, Русия Президенты Ватиканга барачак һәм Рим Папасы Франциск белән очрашачак.
#ВладимирПутин
Читайте нас