– Гомумдәүләт проектлары – менә нәрсә тирәсендә бүген безнең эш төзелгән. Максатыбыз – халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, – диде Владимир Путин сөйләшү башында.
Ил башлыгына беренче булып сәламәтлек саклауга кагылган сораулар бирелде. Смоленск, Чиләбе, Псков өлкәләреннән кешеләр медицина белгечләре җитмәүгә канәгатьсезлек белдерде. Тар белгечләргә язылу мөмкинлеге булмау, языла алган очракта да чиратта утырырга мәҗбүр булулары хакында әйтелде. Белгечләрнең хезмәт хакы аз булганлыктан, зур шәһәрләргә эшкә китүе билгеле булды. Хәтта “Авыл табибы” программасы белән файдаланырга теләүчеләр бик аз икән.
Владимир Путин сорауларны тыңлап, бүген илдә сәламәтлек саклау өлкәсендә проблемалар булса да, нигездә тармакның үсеш юлында икәнлеген билгеләде.
Владимир Владимирович өч төп мәсьәләне хәл итәргә кирәклекне ассызыклады: авыл җирендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын булдыру, кадрлар дефицитын бетерү, дарулар белән тиешле тәэмин итү. Якын арада яңа ФАПлар төзеләчәген, медицина оешмаларына ремонт ясалачагын вәгъдә итте. Табибларны авылга эшкә кайтырга дәртләндерү, иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – бәләкәй шәһәрләрдәге, авыллардагы медицина белгечләренең хезмәт хакларын, зур шәһәрләрнеке белән тигезләштерергә омтылу кирәклеген билгеләде.
Владимир Путин әйтүенчә, бүген дарулар белән тәэминаты ике чыганактан башкарыла: федераль һәм төбәк чыганаклары. Даруларга бүленгән федераль акчалар быел тулысынча күчерелгән. Тиешле эш субъектларда вакытында оештырылмый. Кайбер төбәкләрдә дарулар складларда ята, кулланучыларга барып җитми. Сәламәтлек саклау министрына, төбәк җитәкчеләренә мәсьәләләрне хәл итәргә кушылды.