Программа “Первый”, “Россия 1”, “Россия 24”, “НТВ”, “ОТР”, “МИР”, “Маяк”, “Вести FM” һәм “Радио России” телевидение һәм радио каналлары эфирында трансляцияләнә.
Владимир Путин белән туры элемтәгә 1,5 миллионнан артык сорау килгән. Бу хакта “Россия-24” телеканалына сылтама белән “РИА Новости” агентлыгы хәбәр итә. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, кирәк булганда туры линия барышында Президент төбәкләр башлыклары, министрлар һәм Хөкүмәт әгъзалары белән элемтәгә чыга ала.
“Владимир Путин белән туры элемтә”— ел саен үткәрелә торган телекүпер. Аның барышында Президент Русия гражданнарының сорауларына җавап бирә. Быел әлеге чара унҗиденче тапкыр уза.
Владимир Путин мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше белән алдан танышуы турында әйтте. Аның сүзләренә караганда, русиялеләрне барыннан да бигрәк социаль өлкә һәм тормыш дәрәҗәсе турында сораулар борчый. Ул, шулай ук, гомумдәүләт проектлары икътисадны яңа рельсларга куярга һәм озак вакытка исәпләнгән перспективада дәүләт иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте. Гомумдәүләт проектлары хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга һәм икътисадны үстерүгә юнәлтелгән, ә бу гражданнарның тормыш сыйфаты яхшыртачак.
Финанс чыганаклары турында сөйләгәндә, Президент, “кызганычка каршы, бик үк күңелле булмаган чараларга - өстәмә бәягә салымны арттырырга туры килде”, дип билгеләп үтте. Әмма, аның сүзләренә караганда, акча кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтеләчәк.
Президентка төбәкләрдән тормыш турында сораулар бирделәр. Бер хатын-кыз ун мең сум хезмәт хакына зарланды. Тагын бер мөрәҗәгать Орел шәһәре укытучыларыннан килгән, аларның хезмәт хакы да ун мең сумга якын. Янгын сүндерүчедән видеомөрәҗәгать күрсәтелде. Аның хезмәт хакы 16 мең сум тәшкил итә. Аның сүзләренә караганда, ике-өч урында эшләргә туры килә.
Владимир Путин ун мең сумлык хезмәт хакы турындагы мөрәҗәгатьләрне тикшерергә кушты. Аның сүзләренә караганда, кешегә минималь хезмәт хакы суммасыннан азрак түләнергә тиеш түгел.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына килгәндә, Президент ведомствоның гражданлык хезмәткәрләренең эш хакы түбән булуын сөйләде. Тик Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына берничә транштан 4 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк, бу хезмәт хакын 32 мең сумга кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
“Туры элемтә”гә керемнәр дәрәҗәсе кимү турында күп кенә мөрәҗәгатьләр килгән. Владимир Путин ассызыклаганча, энергетика базарындагы хәл аркасында икътисад һәм социаль өлкәдә “тискәре элемент” килеп чыккан. Әмма акрынлап керемнәр яңадан торгызыла. Ул, шулай ук, “күләгә базары”ның кимүен билгеләп үтте. Президент сүзләренчә, 2013 елдан номиналь хезмәт хакы 33 меңнән 45 мең сумга кадәр арткан. Тармаклар һәм төбәкләр буенча аерма зур булып кала.
Владимир Путин белән беренче туры эфир 2001 елның декабрендә булган, ул 2 сәгать 20 минут дәвам иткән. Алга таба уртача дәвамлылыгы 3-4 сәгатькә кадәр артты. Узган елгы туры элемтә 4 сәгать 20 минут дәвам итте, Владимир Путин 73 сорауга җавап бирде.