- G20 саммиты алдыннан Владимир Путин белән Дональд Трампның очрашуы оештырылырга мөмкин, - диде Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков.
Шул ук вакытта ул ассызыклаганча, әлегә Вашингтоннан бернинди яңалыклар да, инициатива да юк.
Әйтергә кирәк, элегрәк Дональд Трамп G20 саммиты кысаларында Русия лидеры белән очрашырга тәкъдим иткән иде.