Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 июнь 2019, 01:59

Катар белән хезмәттәшлек ныгый

Ил Президенты Владимир Путин Катар дәүләте башлыгы Тамим Бен Хамад Әл Тани белән очрашты.

- Узган ел сезнең белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның утыз еллыгын билгеләп үттек. Шушы еллар дәвамында безнең мөнәсәбәтләр ныгып кына бара. Катар Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка төбәгендә безнең мөһим, ышанычлы партнерыбыз булып тора, - диде Владимир Путин.
Бу ил белән инвестицион эшчәнлек кысаларында хезмәттәшлекне билгеләп үтте ул. Инвестиция фондлары актив эшли. Мәдәни-гуманитар, хәрби‑техник хезмәттәшлек дәвам итә.
Катар дәүләте башлыгы Владимир Путинга футбол буенча дөнья чемпионатын оештыру комитетына ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. Русия Федерациясендә дөнья чемпионатын әзерләүдә турыдан-туры катнашкан берничә Русия эксперты хәзер Катарга 2022 елгы чарага әзерләнергә ярдәм итә.
- Аталып үткән инвестицияләргә килгәндә, Катар Русия белән бу өлкәдә тагын да күбрәк хезмәттәшлек итәргә әзер, - диде Катар башлыгы.
#ВладимирПутин
Читайте нас: