Барлык яңалыклар
Сәясәт
5 июнь 2019, 11:02

Дзержинскида хәл тотрыклана

Президент Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән чираттагы киңәшмә үткәрде.

Очрашуның төп темасы - 1 июльдән эскроу исәбен кулланып торак төзү өчен гражданнар акчасын җәлеп итү. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән "ДОМ.РФ" акционерлар җәмгыяте генеральный директоры Александр Плутник шушы хакта чыгыш ясадылар.
Моннан тыш, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин киңәшмәдә катнашучыларга Дзержинскидагы гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен юкка чыгару барышы турында сөйләделәр. 1 июньдә анда "Кристалл" предприятиесендә технологик процесс вакытында берничә шартлау булган иде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: