Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 июнь 2019, 15:26

Владимир Путин Хәвефсезлек советы киңәшмәсе үткәрде

Киңәшмәдә катнашучылар Сүриянең Идлиб шәһәре тирәсендәге хәл турында фикер алышты.

Аерым алганда, боевик-террорчыларның дәвамлы һөҗүмнәренә бәйле борчылу белдерелгән.
Моннан тыш, киңәшмәдә ясалма интеллект технологияләре темасы буенча фикер алыштылар.
Шулай ук, Русиядәге социаль-икътисади мәсьәләләрнең агымдагы көнүзәк темалары турында да фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Федераль хәвефсезлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин катнаштылар.
#ВладимирПутин
Читайте нас: