Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 июнь 2019, 15:29

Европа һәм Азия бердәмлеге турында

Ил Президенты Владимир Путин Югары Евразия икътисади советының (ЕАЭС) бу утырышында катнашачак.

Кремльнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу утырыш икътисади советның 5 еллыгына багышланачак. “Югары совет әгъзалары 5 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясаячак һәм сәүдә, икътисад, сәнәгать, финанслар, социаль сәясәт өлкәләрендә үзара эшчәнлекне киңәйтү мәсьәләләрен караячак, - диелә хәбәрдә. – Советта катнашучы дәүләтләр башлыкларының уртак гариза проекты кул куюга әзерләнгән”.
Казахстанның Чит ил эшләре министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Айбәк Смадияров әйтүенчә, саммит нәтиҗәләре буенча берничә халыкара килешүгә кул кую тәкъдим ителәчәк.
В. Путинның матбугат секретаре Д. Песков моңа кадәр Нур-Солтандагы саммит кысаларында Русия лидеры белән Белоруссия президенты Александр Лукашенко Белоруссиягә нефть поставкалары оештыру хакында фикер алышырга мөмкин дигән иде.
Очрашуда ЕАЭС әгъзалары – Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Русия дәүләтләре башлыклары катнашачак. Саммитка шулай ук ЕАЭС карамагындагы күзәтүче дәүләт башлыгы буларак Молдавия президенты Игорь Додон чакырылган. Ә Таҗикстан президенты Эмомали Рахмонның Нур-Солтанга почетлы кунак дәрәҗәсендә килүе көтелә.
#ВладимирПутин
Читайте нас: