Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 Май 2019, 11:03

Владимир Путин Казахстанның беренче Президенты исемендәге орден белән бүләкләнде

Казахстан башкаласында Евразия икътисади берлеге илләре лидерларының зур җыелышы узачак. Шул уңайдан Нурсолтанга югары икътисади совет утырышында катнашу өчен Русия Президенты Владимир Путин килде.

Оешмага, Русия һәм Казахстаннан тыш, Белоруссия, Әрмәнстан һәм Кыргызстан керә. Саммит иртәгә башлана, дәүләт башлыклары биш еллык эшкә йомгак ясаячак һәм төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча планнар турында фикер алышачак.
Ә бүген Владимир Путин Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашты, ул Русия лидерына орден тапшырды.
– Безнең төп чаралар иртәгә, ә без сезгә бүген кич, сезнең чакыру буенча килдек. Рәхмәт сезгә чакыру һәм барлык башкарылган эшләр өчен. Сезнең белән яңа сыйфатта, безнең берләшмәнең рәисе буларак, эшләүне дәвам итәчәкбез, Русия белән Казахстанның ике яклы мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм интеграцион берләшмәнең үсеш юлында күп эшләр башкарырбыз дип ышаныч белдерәсем килә, – диде Владимир Путин.
#ВладимирПутин
Читайте нас: