Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 Май 2019, 11:01

Владимир Путин Евразия икътисады советы утырышында катнашты

Чара Евразия икътисади берлеге оештырылуның биш еллыгына багышланды.

Утырыш башланыр алдыннан Русия дәүләте башлыгын Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев каршы алды.
Евразия икътисади берлеге дәүләтләре башлыкларыннан тыш, очрашуга Молдова Президенты Игорь Додон, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон һәм Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев чакырылган.
Югары Совет әгъзалары биш ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм сәүдә, икътисад, сәнәгать, финанс, социаль сәясәт өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтү бурычларын билгеләде, берничә уртак документ имзаланды.
#ВладимирПутин
Читайте нас: