Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 Май 2019, 16:29

Ышанычлылык – хезмәттәшлек нигезе

Чабаксарда Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн рәислегендә Идел буе федераль округы һәм Кытайның Янцзы елгасының Югары, Урта агымнары төбәкләре хезмәттәшлеге буенча Советның өченче утырышы үтте.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча аның эшендә республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреев һәм Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсәяпов катнашты.
Утырыш барышында Михаил Киреев “Идел-Янцзы” төрендәге эшчәнлек нәтиҗәләре һәм перспективалары турында чыгыш ясады. Ул Башкортстанның биш ел дәвамында Янцзы елгасының югары һәм урта агымы провинцияләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүен билгеләп үтте. Бу уңайдан Башкортстан белән Янцзы, Аньхой, Сычуань провинцияләре һәм Чунцин шәһәре арасында хезмәттәшлек турында килешү, Цзянси провинциясе һәм Кытайның үсеш банкы белән инвестицион хезмәттәшлекне үстерү ниятләре турында протокол берлектәге эшнең нигезен тәшкил итә.
Сибайда цемент һәм Күмертауда фиброцемент плитә­ләр җитештерү буенча заводлар төзелеше уңай инвестицион бәйләнешнең уңай үрнәге булып тора. Утырыш барышында Кытай партнерларына авыл хуҗалыгы һәм төзе-леш өлкәсендә тугыз яңа инвестицион проект тәкъдим ителде.
Эшләр гуманитар өлкәдә Башкортстан һәм Янцзы ел-гасының югары һәм урта агымы провинцияләре вузлары белән хезмәттәшлек турында гамәлдәге – 18, республика Мәдәният министрлыгы белән Цзянси провинция­сенең Мәдәният департаменты белән – бер, туризм буенча – ике һәм мәгълүмат өлкәсендә килешүләр нигезләнеп алып барыла.
Утырыш кысаларында республика делегациясе Хубэй провинциясе вәкилләре белән эшлекле очрашу үткәрде. Провинциянең Халык хөкүмәте белән Башкортстан арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм гуманитар өл­кәләрдә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды.
Шулай ук, Чунцин шәһәре мэры урынбасары, шәһәрнең даими комитеты әгъзасы Ли ханым белән очрашу үтте. Анда “Chongqing Splendid North Industrial Ltd” (Кытай) компаниясе белән “СтарНафта” (Уфа), “РусГрейн” (Пенза) җәмгыятләре арасында Чунцин шәһәре территориясендә катнашазык җитештерү буенча проект кысаларында хезмәттәшлек һәм берлектәге эш турында өчьяклы килешү төзелде.
Читайте нас: