Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 Май 2019, 11:12

Хәвефсезлек Советы утырышы узды

Ил Президенты Владимир Путин Хәвефсезлек Советының даими әгъзалары белән чираттагы киңәшмә үткәрде.

Анда 29 майда Казахстанда узачак Югары Евразия икътисади советы утырышына һәм аның чикләрендә үтәчәк ике яклы очрашуларга әзерлек барышы тикшерелде. Шулай ук Владимир Путинның Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Франция Президенты Эммануэль Макрон белән телефон аша сөйләшкән мәсьәләләр турында сүз барды.
Киңәшмәдә Хөкүмәт Премьер-министры Дмитрий Медведев, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Хәвефсезлек Советы секретаре Николай Патрушев, чит ил эшләре министры Сергей Лавров, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, оборона министры Сергей Шойгу, Федераль хәвефсезлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, Президентның табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов катнашты.
#ВладимирПутин
Читайте нас: